Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер хатын 28 ел буе улын бикләп тоткан

Стокгольмда яшәүче бер хатын үзенең улын 28 ел дәвамында бикләп тоткан.

Ирнең әнисе дәваханәгә эләгү сәбәпле фатирны карап торырга дип килгән туган тиешле хатын 41 яшьлек ирне күргән дә инде. Аның сүзләренчә, ул почмакка елышкан тешсез һәм тәне җәрәхәтләр белән капланган ирне табып алган.

Ир чак-чак туганының сорауларына җавап бирә алган. Бу хәлне ханым ужаслар фильмына тиңләгән.   Әлбәттә, ул шунда ук ашыгыч ярдәм чакырткан, соңрак табиблар полициягә мөрәҗәгать иткән. Соңрак авыр хәлдә дәваханәгә озатылган иргә 41 яшь тулуы, һәм соңгы тапкыр аның 12 яшендә тышка чыгуы билгеле булган.  Ирнең 70 яшьлек әнисе гаиләдә “ниндидер бер вакыйга” булгач,  улын “саклар” өчен бар дөньядан яшерергә карар иткән.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31251

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X