Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер ир - ат урманда алты көн адашып йөргән...

Бу ир икенче авылдагы хатыны янына урман аша барырга булган.

Коми Республикасының Троицко-Печорский районында 59 яшьлек ир каргизәргә утырып чыгып китә. Ул Унья елгасы буйлап бара һәм югала.

Аучыны бер атна узгач кына исән килеш табалар. Соңрак ачыкланганча, аучының каргизәре боз астына төшеп китә. Аучы ике көн буена «тимер атын» чыгарырга маташа, үзе дә юешләнеп бетә. Бу вакытта урамда -30 градус салкын тора. Аучы учак ягып җылынып алгалый, киемнәрен дә киптереп карый. Чыршы төбендә ятып, төн куна, дип яза "Кызыл таң".

Бер атна чамасы вакыт узгач, югалган ир-атның дусты коткаручыларга мөрәҗәгать итә. Ул аучының Бердыш авылына хатыны янына китүен, тик әлегә кадәр барып җитмәвен сөйли. Биредә гадәти кәрәзәле элемтә юк, иярченле телефоннар аша гына аралашалар. Шуңа күрә аучының югалуы берничә көннән генә ачыклануы гаҗәп түгел, диелә хәбәрдә.

Троицко-Печорский коткаручылары югалган ир-атны тапкач, үзләре да шакката. Киемнәре юешләнеп беткән аучы кардан шуышып диярлек барып, исән калган. Ул кеше яшәми торган бер авылга кадәр барып җиткән. Коткаручылар аны шунда таба. Комидагы мондый салкыннар вакытында югалган кешене табу — гаҗәеп вакыйга, коткаручылар үзләре дә моңа ышанмаган.

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/urmanda-alty-kn-adashyp-yrgn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса