Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер бала дүрт ел өйдә утырган...

Әмма беркөн ул урамга чыккан...

 Иглиндә яшәүче малай соңгы 4 елын бары тик өйдә утырырга мәҗбүр булган. Табиблар аңарда көчле аллергия ачыклаган, шуңа күрә аңа гадәти балалар шатлыкларыннан баш тартырга туры килгән.

Еллар узгач, авыру чигенә башлый. Матвей урамга чыккан һәм, башка кешеләрнең табигатьне пычратуын күреп, хәйран калган.

Аның экология белән мавыгуы күпләрне гаҗәпләндерә: бала агачлар аллеясе утырта башлаган, өлкәннәрне дә үз артыннан иярткән. Тиздән зур булмаган поселокта тулы бер экологик хәрәкәт барлыкка килгән.

"Мин үземнең авылымның матур һәм яшел булуын телим. Хәтерегездә тотыгыз, барысы да аздан башлана һәм зур нәтиҗә белән тәмамлана", - ди Матвей Анискин.

Хәзер авыл халкы өмәләргә актив кушыла, урындагы халык законсыз чүплекләр белән көрәшә. Матвей Иглин халкын чүп-чарны аерым җыюга өйрәтергә хыяллана.

- Кечкенә чагында аңа шундый диагноз куйдылар. Дүрт ел без урман, елгаларны күрмәдек. Аңа дөньяны телевизор экраны аша гына күзәтү авыр булды. Ул еш кына бабасы утыртып калдырган паркка тәрәзәдән карап тора иде. Урамга чыккач, чүп-чарларны күреп, шок хәлендә калды һәм бу тәртипсезлек белән көрәшә башлады, - ди әнисе.

 

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/belep-toryigyiz/ber-bala-drt-el-yd-utyrgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса