Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бер бала да ятимлек ачысын татымасын»

 Бибигандәлиф апага исемен белеп кушканнар. Чөнки Гандалиф исеме көчле рухлы, куйган максатына ирешүчән, бик актив, туры сүзле кеше турында сөйли.

 Бибигандәлиф апа да нәкъ шундый. Кечкенә генә буйлы, җор телле, бөтерчек кебек бөтерелеп торучы бу матур әбине   минем кочып аласыларыма кадәр килде.

Югары Тегермәнлек авылында яшәүче, ятимлектә үскән Бибигандәлиф Гаян кызы   Хәлиуллина бүгенгесе көндә бик матур гына яшәп тора. Ә менә тормыш юлы аның бер дә җиңелләрдән булмаган.

Ул гомере буе ата-ана назына мәхрүм булып, балачактан әти-әни сүзен әйтә алмый тилмереп яши ул.

Ямашта туып үссә дә әлеге кызчык бик яшьли ятимә кала.  Бибигандәлиф әбине   туганнары  үзләренә алып тәрбияли.

Чит кеше кулында яшәүләре бер дә җиңел булмагандыр инде дип әңгәмәмне башлап җибәрдем.

-Нишлисең инде, кызым, урамда яшәү түгел. Мине тәрбияләгән туганнарым минем өчен җан атып тордылар. Үз балаларына биргән җылыны миңа да бирделәр, - диде әби.

-Ашарыма, киенеремә бар. Сораган нәрсәмне алып тордылар мин туганнарыма бик рәхмәтлемен.

18 яшендә Бибигандәлифә апа Рәхимулла абыйга тормышка чыга. Тормыш җиңел бирелмәде, ул еллар да яшәүләре бер дә ансат түгел иде. Рәхимулла абыең белән гомер буе колхоз эшләрендә эшләдек, 10 бала үстердек. Аллага шөкер,  барысына да дөрес тәрбия-белем биреп, олы тормышка аяк бастырдык. Бүгенгесе көндә 9 балам исән-сау...Кайталар, ярдәм итәләр. Шулар өчен сөенеп яшим.

- Рәхимулла абыең белән 27 ел парлы гомер кичердек. Көтмәгәндә, уйламаганда Рәхимуллам бу матур дөньядан безне калдырып китеп барды.

10 баламны кочаклап тагын ялгыз калдым. Элемтә бүлегенә эшкә урнаштым. Белсәң иде, балам ул вакыттагы кыенлыкны. Машиналар юк. Газета-журналларны авыл халкы күп ала. Күрше 5 чакрым ераклыктагы Балтач авылыннан ел әйләнәсе һава торышы нинди булуга карамастан, җәяү,  ләгәнгә салып, булган барлык  газета-журналларны, телеграммаларны, посылкаларны алып кайтып хуҗаларына  тапшыра идем.

Балаларым ач ялангач булмасын өчен шәлен, носкиен бәйләп  төн урталарына кадәр утырган чакларым да күп булды.

Үзем ятимлек ачысын татыган кеше булгач, балаларымны мул тормышта яшәтәсем килде.

Бибигандәлиф әбинең шундый көчле рухлы, сабыр, түзем, алынган эшен ахырына җиренә җиткереп эшләве аңа ул чакта ялгызлыкны чак кына булса да онытып, алга таба яшәргә стимул бирә.

Каршымда утырган бу сөйкемле әби язмышыннан зарланмый.

Тормышның нужасын күп күрсә дә ул сынмаган-сыгылмаган.

10       баласы өчен ул “Ана медале” белән бүләкләнә.

- Балаларым исән-сау булып, тормышыбызның рәхәтен күреп яшәргә язсын. Ә иң мөһиме, бер адәм баласы да ятимлекне үз йөрәге аша кичермәсен,- ди ул.

Парлы, матур гаиләләр дә яшәп, җыйган малларының игелеген  күрергә язсын аларга дип төгәлләде сүзен.

Язмамның башымда мин Бибигандәлиф апаның исемен телгә алган идем. Чыннан да,  бу Ак әбигә  гел карап кына торасы гына килә. Ачык, көләч йөзле, олы йөрәкле, киң күңелле әбекәйгә алга таба да сәламәтлек,тыныч картлык һәм рәхәт тормыш теләп калабыз. 

 

Гөлчәчәк ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса