Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронтлардан килгән хатларны туплыйлар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронтлардан килгән хатларны туплый.

Әлеге чарага әзерлек вакытында сугыш ветераннары турында истәлекләр  булдыру мөһим эш булып тора. Илебез тарихында мондый югалтулар китергән бәрелешләр  булмаган. Бу сугышта җиңеп чыгу  күпмилләтле илебездә яшәүчеләрнең ватанпәрвәрлеге белән аңлатыла.

Сугыш ветераннарына хөрмәт йөзеннән һәм Ватанны саклаучыларның данын мәңгеләштерү, Рәсәй Федерациясе гражданнарында патриотик хисләрне арттыру максатында, Оборона Министрлыгы тарафыннан  “Патриот” хәрби-патриотик мәдәни һәм ял паркында Рәсәй Хәрби Көчләренең гыйбадәтханәсе төзелә.

Сугышта катнашучыларның бердәм базасын булдыру, аларның фотосурәтләрен “Хәтер юлы” галереясында күрсәтү өчен Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты халыктан шәхси архивларда сакланучы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен һәм фронтлардан килгән хатларны җыюны дәвам итә. Бүгенге көнгә 24520 сугыш ветеранының фотосы җыелган. “Хәтер юлы” галереясында урнаштыру өчен Татарстан Республикасыннан 684 мең кеше турында ачыкланып, тулыландырылган материаллар җибәрелгән. Республикада яшәүчеләр хәрби комиссариатларга мөрәҗәгать итеп Бөек Ватан сугышында катнашучы якыннарының фотоларын һәм алар турындагы мәгълүматларны алып килә алалар. Бу чарада бердәм катнашыйк! Сораулар белән 8(843)221-43-09 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса