Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Басмалы да булдык,”  дип куана авыл халкы

Яңа Сала авылына беренче килүебез түгел. Төзек, матур йортлары, тигез урамнары, халкының тау күчерерлек бердәмлеге, һәркемгә үрнәк өлге булырлык тырышлыгы белән сокландыра ул безне.

Болай диюем юкка гына түгел, авылның аръякка (халык телендә шулай дип йөртелә) чыга торган басмасын күреп бу юлы янә бер гаҗәпләнеп куйдым. Кайчандыр үтеп йөрергә шактый кыенлыклар тудырган әлеге басма өр-яңадан төзекләндерелгән, яңартылган. Баксаң әлеге эшләрне шушы тирәдә яшәүче ир-егетләр башкарып чыккан икән.

–Әлеге басманы төзекләндерүдә ярдәм сорап иң элек район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗановага мөрәҗәгать иттем. Игътибар белән тыңлады ул мине һәм булышырга вәгъдә бирде. Аның яныннан чыкканда канатлар куелган кебек хис иттем үземне. Кайткач авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйлаҗева белән сөйләшеп алдык. Ул да үтенечебезне канәгатьләндерде, төзелеш материалларына бернинди тоткарлыклар булмады, – ди әлеге эшнең иницаторы, хезмәт ветераны Хәбибрахман Галәветдинов.

Калганы инде, әлеге дә баягы, бердәмлекнең зур көчкә ия булуында. Авылның гаярь, хезмәт сөючән ир-егетләре Рамил Фәрзетдинов, Хәлим Зиннәтуллин, Илсур Мусин, Фәнил Сафин, Сәүдахан Гыйлаҗев, Хәлил Галәветдинов, Тәлгать Кәримуллин, Исрафил Шәрәфиев ике көн дигәндә басманы эшләп тә чыгалар.

80 нче елларда ук төзелгән, елганың ике ярын тоташтырган басма әнә шундый зур тырышлык белән өр-яңадан төзекләндерелә. Тотынып чыгар өчен тимердән ян-якка ышанычлы, нык итеп култыксалар да эшләнгән.

–Сүзебезне аяк астына салмаган җитәкчеләргә, берсүзсез ярдәмгә килгән егетләргә рәхмәтебез чиксез. Шимбә, ял көннәрендә эшләп басмалы да булып куйдык. Егетләрнең кайберләре торбаларны күтәртү өчен тракторы белән килеп булышсалар, икенчеләре такта кебек төзелеш материаллары белән ярдәм иттеләр. Әле Бикчурай Чаллысы авылыннан электр белән эретеп ябыштыручы Рәис исемле егет тә булышырга килде, – ди Хәбибрахман ага.

Бердәмлектә – көч, дип белми әйтмәгәннәр. Кечкенә генә эш кебек тоелса да, куелган хезмәт  авыл халкы өчен олы куанычка әверелгән. Игелеге, бәрәкәте булсын дияргә генә кала.

Ф. Касыймова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса