Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Башваткыч"ны кем алып барачак

«Татарстан Яңа Гасыр» каналындагы “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы билгеле булды.

 Билгеле булганча, ТНВда алып баручы урынына кастинг булды. Бу урынга барлыгы 6 кеше дәгъва кылды: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, театр һәм кино актеры Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, җырчы Рафил Җәләлиев, теле-радио алып баручы Айваз Садыйров, алып баручы Ильмир Ямалов. 

Шулай итеп, яңа сезонда “Башваткыч” тапшыруын җырчы Рафил Җәләлиев алып барачак. Аның катнашындагы беренче тапшыруны якшәмбе көнне 18:00 сәгатьтә ТНВ каналында карый аласыз.

Башваткыч” тапшыруы 2011 елдан бирле эфирга чыгып килә һәм бу вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аны Җәвит Шакиров, аннары Зөлфәт Зиннуров алып бардылар.

 

фото , инфо Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/bashvatkych-alyp-baruchysyny-iseme-bilgele-buldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса