Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башваткычка җыелдылар Балтачның гүзәлләре

​​​​​​​Башваткычка җыелдылар Балтачның гүзәлләре, “Без булдырабыз!” девизын, тапламау исәпләре.

Татарстанның соңгы еллардагы рәсми булмаган, әнә шундый сүзләре  белән башланып китте Юлсубино авылы китапханәсендә үткән “Башваткыч-шоу” уены. Интеллектуаль викторинада авылыбызның   кроссворд-сконвордлар белән агуланган өч  кызы үзләренең көчен сынады. Алар  быелгы елның иң мөһим датасы саналган ТАССР төзелүнең 100 еллыгына  карата,ТРның күренекле шәхесләренә, шәһәр- районнарына, атамаларына, корылмаларына, геройларына багышланган, егерме дүрт сораудан торган  мавыктыргыч кроссворд чиштеләр.

Чараны мәктәбебезнең тарих укытучысы Фәйрүзә Бәдәмшина башлап җибәрде. Тарихи белешмәләргә нигезләнеп, Татар Автоном Совет Социалистик Республиканың аякка басуы нинди шартларда баруы,бер -бер артлы килеп туган коточкыч вакыйгаларның ( ачлык, репрессия, сугышлар) нәтиҗәсе, шул вакыйгаларда катнашкан  республика халкының һәм авылыбыз кешеләренеңязмышларын, батырлык үрнәкләрен бәяләп үтте“. XX гасырда үтелгән юл, каршылыклы һәм авыр булуына карамастан, дәүләтне торгызу, традицияләрне  кире кайтару, республикабызның Россия һәм дөнья цивилизациясендә  үз урынын билгеләү тарихы булды”,- дигән сүзләрен җиткерде.

Ә инде төп өлешне уенчыларыбыз - Миләүшә Гилязова, Рүзилә Гилемзянова, Гөлфинә Зыятдиновалар дәвам итте. Алар алдында, махсус тактага беркетелгән, башваткычның җаваплары яшеренгән таблица, һәр уенчы үзенең җавабын сызгырткыч тавышы белән белгертергә тиеш иде. Кызларның хәтеренә күзләр генә тимәсен, күңел сандыгындагы сүзләрен тезеп кенә бардылар, дөрес, җанатарлары да ярдәмгә кушылгалап алдылар. Уен араларында  башкарылган иҗади номерлары, хезмәтләренә күрә өстәлгән баллары чараны тагын да баетып, тулыландырып җибәрде. Кроссвордның шакмаклары тулылана барган саен, уенчыларның уйнау дәрте ,җиңү теләге артканнан арта барып, уен да ахырына якынлашты. Җиңүче булып, унөч балл туплап,  тормышның ачысын да, төчесен дә татыган, уенчылар арасында иң өлкәне булган Миләүшә апа Гилязова танылды. Икенче урынга  ике генә баллга калышып Гөлфинә Зыятдинова лаек булды, өченче урынга тугыз  балл иясе Рүзилә Гилемзянова чыкты.  Уенның шарты буенча җиңүчегә супер уен тәкъдим ителде, үзенең белеменә таянып  Миләүшә апа ризалыгын белгертте, татар халык мәкаленә тулы җавабын ирештерде (“Ата-бабам торган җир, кендек каным тамган җир”) һәм ялтырап торган кып-кызыл машинага бүләкләре белән бергә уендашларын да утыртып кайту юлына кузгалды. Хәерле юл сезгә, әфәрин кызлар, сез булдырасыз, тирән белемле булуыгыз белән горурлана аласыз!!!

Дөрес итеп чишкән вакытта яңа мәгълүмат ала кеше һәм бу чарада катнашкан башка китап укучылар  өчен дә бу шулай булды дисәк ялгыш булмастыр, мөгаен.

 Нәзирә Минеханова,

 Юлсубино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X