Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Баш табиб бала исән калмасын өчен барысын да эшләргә дигән әмер бирә"

Калининградта бала тудыру йортының баш табибы вазифаларын вакытлыча башкаручы тоткарланган. Яңа туган балага медицина күрсәткечләре буенча кыйммәтле дару билгеләнергә тиеш була.

 Эзләнү комитеты мәгълүматлары буенча, баш табиб кул астында эшләүчеләргә бала исән калмасын өчен барысын да эшләргә дигән әмер бирә. Ул моны даруның артык кыйммәт булуы һәм үлем-китем буенча медицина сатистикасының бозылуы белән аңлата.   Икенче көнне бала үлә. Бала тудыру йорты җитәкчесе баланың ана карынында ук үлгән булуы турында ялган мәгълүматлар язарга куша. Баш табиб вазифаларын вакытлыча башкаручыга карата җинаять эше кузгатылган. Ул тоткарланган һәм аңардан сорау алынган. Суд-медицина экспертизасы үлемнең сәбәбен ачыклый.   Соңыннан билгеле булганча, сабыйга Италиядә җитештерелгән Куросурф дигән даруны бирмәгәннәр. Ул дефицит түгел, Калининградта аның бер флаконы 15-24 мең сум тора.  

 

 фотоfotokto.ru

http://matbugat.ru/news/?id=23923

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса