Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Барыгызга да рәхмәт!" - Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китә. Бу юлы чынлап

Ноябрь аенда Ришат Фазлыйәхмәтовның сәхнәдән китүе турында хәбәр таралды. Ул вакытта чыгышы белән Марий Эл республикасының Алашай авылыннан булган Ришат Казанны ташлап, туган авылына яшәргә кайтып киткән дип тә язган идек.

  Эстрада сәхнәсеннән китү ниятен җырчы: "Концертларыма йөрмиләр икән, димәк, минем халыкка да кирәгем шуның кадәрле генә", - дип аңлатты. Алай да 9 февраль көнне УНИКС концертлар залында “30 яшь” дип аталган өр-яңа тамашасын тәкъдим итте ул. "Менә бу яңа концерт программамны тиешенчә әзерләп, клиплар төшереп карыйм да, халыкка кирәк булмый икән - тулысынча эстрададан китәм", - дигән иде яшь артист. Инде күңелсез хәбәр кабатланды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Ришат Фазлыйәхмәтов сәхнәдән китә һәм бу юлы чынлап. "Алда куп концертлар калмады, рәхмәтемне белдерәм. Кемннәр минем белән булды барыгызга да рәхмәт!" - ди ул.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24866

фотоazatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса