Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бариев» фермерлык хуҗалыгында эшләүчеләр үз эшләрен яхшы беләләр

Районыбызның Бирдебәк авылында урнашкан «Бариев» фермерлык хуҗалыгын бүген уңышлы эшләүчеләрнең берсе дип атарга мөмкин.

Алар үз эшләре белән күпләргә үрнәк булып торалар. Биредә малларның баш саны да артып тора. Хуҗалыкта бүгенгесе көнне 220 баш савым сыеры, 57 бозау һәм 109 баш ат асрала. Болар барысы да тырыш, бердәм, хезмәт сөючән коллектив туплануы нәтиҗәсе. Хуҗалык идарәчесе Ирек Вәлиуллин да аларны мактау сүзләре әйтеп телгә алды.

-Фермада бүгенгесе көнне барлыгы 11 терлекче хезмәт куя. Аларның һәркайсының үз эш участоклары билгеле. Барысы да үз хезмәтләрен тел-теш тидермичә, җиренә җиткереп башкаралар. Монда һич кенә дә аларны бер-берсеннән аерып алырлык түгел. Барысы да булсын дип, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышалар,-ди җитәкче.

Ә иң җаваплы тармак буларак биредә савым сыерлары төркемен телгә алырга мөмкин. Чөнки хуҗалыкның  тотрыклы яшәеше күбесенчә диярлек аларга бәйле. Савым сыерлары бинасында эшләүчеләрне әле бүгенгесе көнне төп табыш китерүчеләр дип тә атарга була. Халык телендә тикмәгә «Сыерның сөте телендә» дип әйтмиләр бит. Шуңа берничә ел дәвамында инде хезмәт куючы ерак Үзбәкстан республикасы вәкилләре әтиле-уллы Хәйрулла белән Агмал Сангиновларны бирегә куеп ялгышмаганнар. Алар беренче көннән үк үз хезмәтләрен белеп, аны күңелләрен биреп, яратып башкаралар. Якташлары Мәхмүд Мәхмүдов та биредә тудыру бүлегендә хезмәт куя. Әнә шулай эшләүче хезмәткәрләрнең бердәм,тырыш булулары нәтиҗәсендә монда сөт җитештерү күләме дә елдан-ел артып тора. Әле узган елның шул чорында гына бу коллектив көненә хәзерләүчеләргә 1 тоннага якын сөт озаткан булсалар, бүген инде аны 2425 килограммга җиткергәннәр. Монда әлбәттә инде савым осталарының эш нәтиҗәсен телгә алмый да ярамас. Бай тәҗрибәгә ия булган савымчылар Минзәлия Шакирова, Венера Шиһапова, Нина Новикова, Зоя Харитоноваларны чын мәгнәсендә үз хезмәтләренең осталары дип атарга мөмкин. Үзара дус-тату эшләүләре  производствода көтелмәгән уңайсызлыклар, өзеклекләр дә чыгармый.

Аннары әлеге коллективның тагын бер уңай ягын, аларның бер урында гына таптанмыйча, заман рухын тоеп эши белүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Бу ел дәвамында гына биредә савым сыерларының яртысыннан артыгы картайган, авыру булуларын искә алып, аларны мул сөт бирүче таналар хисабына яңартуга ирешкәннәр. Савымчылар үзләрен тагын бер яхшы яктан күрсәтә алганнар. Чөнки яшь таналар төркемен өйрәтү һәркемнең дә кулыннан килми. Монда быел өч таналар төркеме өйрәтелеп кушылган.

Терлекчеләр белән иңгә-иң торып эшләүче, алар белән бергә иртә таңнан фермага килеп малларга азык таратучы ике туган Валерий белән Николай Толстовларга монда күпләр рәхмәтле. Аларның фермага килүләре һәркемнең эшен нык җиңеләйтте. Аннары, бердәм коллектив турында сүз бара икән биредә яшь бозаулар караучы ирле-хатынлы Владимир белән Татьяна Алексеевларны телгә алмау да килешеп бетмәс. Аларның үз хезмәтләрен намус белән башкаруларында да зур хикмәт ята. Беренчедән бозаулар үлеменә юл куелмый, икенчедән алар матур, таза, сау-сәламәт булып үсәләр. Коллектив әнә шулай бердәм, дус-тату булып эшләүләре нәтиҗәсендә бүген иң мактаулылар рәтенә күтәрелгән дә инде.

Идрис Аметов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса