Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәслеләр, җир кишәрлекләрегезне файдаланыгыз!

Элеккеге «Кама» бакчачылык ширкәте территориясендә гражданнарга бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару өчен милеккә бирелгән 500 ләп җир кишәрлеге бар, аларның күбесе эшкәртелми. 

 Бу, үз чиратында, җирне бозуга, корыган үлән янып китәргә һәм нәтиҗәдә кешеләр тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.
Җир участогыннан максатчан файдалану бурычы РФ Җир кодексының 42 статьясы буенча җир кишәрлегеннән файдаланучыларга һәм милекчеләргә йөкләнә. Җир хокукын бозуда гаепләнүчеләр административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Җир кишәрлекләреннән максатчан файдаланмау очрагында гражданнарга 10 000 сумнан һәм аннан да күбрәк күләмдә административ штраф яный.
Июньнең икенче декадасында дәүләт җир күзәтчелеге органнары муниципаль җир контроле органнары белән берлектә «Кама» бакчачылык ширкәте территориясенә участокларның хуҗасы һәм аның белән кем файдалануын тикшерү күздә тотыла. Хокук бозулар ачыкланганда муниципалитет органы дәүләт җир күзәтчелегенә административ җаваплылыкка тартуны сорап мөрәҗәгать итәчәк. 
Җир кишәрлекләре милекчеләренә һәм файдаланучыларга, административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеген булдырмас өчен, бер атна эчендә җир кишәрлекләрен куллану өчен яраклы хәлгә китерүне һәм аны эшкәртүне башларга кирәк.

Фәрит Вафин, 
Балык Бистәсе муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

 

Михаил Захаров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса