Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр,уяулыкны җуярга ярамый

​​​​​​​Бүгенге тормышыбызда котыру авыруы аеруча еш очрый. Шуңа аңа карата уяулыкны җуярга ярамый. Чөнки бу йогышлы авыру үзәк нерв системасына зыян салып кешене үлемгә китерә.

Белгәнебезчә, ул күбрәк авыру җәнлекләр яисә эт, мәчеләр тешләгәннән соң таралучан була. Кешедә бу чирнең беренче билгеләре сизелә башлаганнан соң авыру вакыты 10 көннән 2 айга кадәр вакытка сузылырга мөмкин. Сулыш алу системасы тулысынча зыян күрү нәтиҗәсе үлемгә китерә.

Кыргый җәнлекләр, төлке, бүре шулай ук эт, мәчеләр хуҗалыкка үтеп керсәләр аеруча сак булырга кирәк, аларның йорт хайваннарына зыян салулары бар. Бу хакта онытырга, бигрәктә алар белән очрашкач сакчыллыкны җуярга ярамый. Котырган мәче аеруча куркынычлы, ул кешегә ташланып аңа тирән тырнау эзе салырга яисә тешләргә мөмкин.

Авыру төлкеләр үзләрендә курку хисләрен югалталар. Алар еш кына торак пунктларга якын килеп сарайларга үтеп керәләр. Терлекләрне тешләргә мөмкиннәр, эт, мәчеләр белән уйнап аларга да зыян салулары ихтимал. Алар олы юлга, җанлы автотрассаларга чыгудан да курыкмыйлар. Кешегә дә әллә ни игьтибар бирмиләр. Аларга якынлашканда һәрвакыт көтмәгәндә һөҗүм итүләре бар. Шуңа авыруның беренче билгеләре сизелү белән ашыгыч чара күрергә тырышыгыз. Ул түбәндәгедән гыйбәрәт, авыру терлек кәефсезлдәнә, ашамый, нидәндер курыккандай тоела, аскы теш казнасы салынып торучан була. Соңрак алар ашаудан баш тарталар, стенага, кешеләргә, башка хайваннарга ташланучан булалар. Мондый хәл кәҗәләрдә, сарыкларда да була, барлык терлекләрдә дә селәгәй агуы күзәтелә. Авыру терлекләр тешләгән очракта кешегә, йорт һәм сак этләренә ашыгыч рәвештә вакцинация ясатырга кирәк. Терлекләрне район ветеринария станциясендә теркәргә онытмагыз. Аларга һәр ел саен котыру авыруына каршы прививка ясарга тиеш булалар. Бу очракта иң әһәмиятле чара булып ашыгыч рәвештә медицина ярдәме алу исәпләнә. Әгәр сез терлек яисә җәнлекләр, йорт мәчеләре, этләр ташлануына дучар булгансыз икән (җәрәһәте алай бик куркыныч булмаса да) үз вакытында табибка күренүне кичектермәскә тырышыгыз. Бу сезнең сәламәтлегегез өчен аеруча әһәмиятле!

 

Динар Сөләйманов,

район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X