Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләргә штраф сала башлаганнар

Агымдагы елның 6 аенда район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиясенең 7 утырышы булган. Аларда административ хокук бозулар турында барлыгы 20 беркетмә карап тикшерелгән.

  Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләренең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгән. Утырышларда шундый 9 беркетмә каралды. Анатыш авылында гражданин Ж.га көнкүреш калдыкларын ферма территориясенә түккәне, Балык Бистәсендә яшәүче Н., Олы Кульгадан С.га тавыкларын, кәҗәләрен караучысыз, моның өчен билгеләнмәгән урыннарда йөрткәннәре өчен беркетмәләр төзелгән. Беренче юлга комиссия аларга кисәтү бирү белән чикләнде. Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен кисәтүдән тыш гражданнарга 2000 сумнан алып 3500 сумга кадәр; урындагы кешеләргә 15 000 нән 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000 нән 500 000 сумга кадәр штраф каралган.

Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәгән өчен 6 гражданин җаваплылыкка тартылганнар. Бу нигездә үзара салымны түләүдән баш тартучылар.

Урамда сәүдә итү кагыйдәләрен бозучыларга карата 5 беркетмә төзелгән. Аеруча  автомобиль юллары янәшәсендә балык сатучылар еш басалар комиссия каршына. Бер гражданин күп тапкырлар җаваплылыкка тартылуына, штрафлар түләвенә  карамастан бу төшемле “бизнес”ын ташламый икән. Соңгы утырышларның берсендә аңа тагын 5000 сум штраф салынды.

Штраф салу административ комиссия өчен үзмаксат түгел әлбәттә. Әмма чисталык, төзекләндерү, сәүдә  кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә, муниципаль хокукый актларны санга сукмаучыларга тәэсир итүнең башка үтемле чарасы юк шул.

 

И. Шакирҗанов.

фотоkrimchel.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса