Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, туганлык җепләрен өзми яшик

Еш кына якын кешеләре вафат булганнан соң туганнар арасында мирас аркасында  низаглар килеп чыга.

 Алар нотариуска мөрәҗәгать итеп күчемсез милекнең бер генә вариска яки бөтенләй чит кешегә калдырылган булуын беләләр.

Моның белән килешмәгән варислар судка мөрәҗәгать итәләр. Юристлар әйтүенчә, хәзер мирас калдыруның һәр бишенче очрагына теге яки бу сәбәп аркасында дәгъвалар белдерелә икән.

Балык Бистәсе район судында да мондый эшләр еш карала. Узган ел  ике кыз һәм аларның үги әниләре арасында конфликт килеп чыга.

Әтиләре вафат булганнан соң, алар йортның һәм җир участогының васыятнамә буенча аңа калдыруын беләләр. Кызлар - беренче чираттагы варислар буларак, бу васыятнамәнең дөрес түгеллегенә дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәләр.

Гаризаларында әтиләренең васыятнамәгә кул куйган вакытта каты авыруы, шул исәптән психик яктан да сәламәт булмавы, үз гамәлләренең мәгънәсен аңламавы турында да язалар.

Суд утырышына кызлар үзләре килмиләр, вәкилләрен генә җибәрәләр. Җавапка тартылучы һәм аның вәкиле суд утырышында дәгъва таләпләре белән килешмиләр, аларны канәгатьләндермәүне сорыйлар.

Дәгъва ителә торган васыятнамәне төзү вакытында әти кешенең психик халәте турындагы мәсьәләне ачыклау максатыннан суд карары буенча суд-психиатрия экспертизасы билгеләнә. Аның буенча әлеге ир кешенең васыятнамә төзегән вакытта онкологик авырудан интегүе, операциядән соң хәлсез булуы, әмма хәтере югалмавы, психотик симптомнары да булмавы ачыклана. Ул  үз гамәлләренең мәгънәсен тулысынча  аңлый, гражданлык хокукларын аңлы рәвештә башкара.

Кызлар исә судка, әтиләренең васыятнамәгә кул куйган вакытта үз гамәлләренең мәгънәсен аңламаслык хәлдә булуын раслаучы дәлилләр китермиләр.

Суд әти кешенең васыятнамәсе гомуми кагыйдаләргә туры китереп төзелүе фактын исәпкә алып, васыятнамәнең дөрес түгеллеге турында дәгъваны канәгатьләндерүне кире кагу турында карар чыгарды.

 

Таңсылу Минһаҗева.

m

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X