Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, әҗәткә акча биргәндә сак булыгыз!

Мөгаен һәрберебез дә  бурычка акча биреп торганыбыз бардыр. Тик туганыбыз, күршебез, танышыбыз хәленә кереп биреп торган акчаларны кайтаруны еллар буе көткән кешеләр дә сирәк түгел.

 Бу очракта дөрес итеп язылган акчаны алу кәгазе (расписка) судта үзегезнең хокукларыгызны якларга булышачак.

Балык Бистәсе район судында 2018 нче елда алу кәгазе (расписка) буенча акчаны кайтару турында 6 эш каралса, 2019 нчы елның үткән чорында шулай ук 6 эш каралды.

Канун буенча әлеге алу кәгазе акча биреп тору турында дәлил, нигездә ул шартнамә булып тора. Канунда каралганча әлеге алу кәгазе (расписка) гражданнар арасында акча суммасы 10 мең сумнан арткан очракта бары тик язма рәвештә төзелә. Әлеге шарт үтәлмәгән очракта якларның бәхәсендә шаһитлар күрсәтүләренә таянып булмаячак. Ә менә язма рәвештәге һәм башка дәлилләр китерергә мөмкин. Гади итеп әйткәндә, алу кәгазе (расписка) булмаса, акча бирүче кеше әлеге вакыйганы күрүче булса да, судка алып килә алмый. Димәк алу кәгазе (расписка) булмаса, (акча алып торучы үзе танмаса) суд аша акчаны кайтарып булмаячак.

 Рәсәй Федерациясе Гражданнар кодексы нигезендә алу кәгазен (расписка) акча алып торучы язырга тиеш. Нотариус тарафыннан раслау шарт булып тормый. Дөрес итеп кулдан язылган булса ул юридик көчкә ия.

Алу кәгазендә акчаны кире кайтару вакыты һәм тәртибе күрсәтелергә тиеш. Әгәрдә көне күрсәтелмәсә акча кайтаруны таләп иткән көннән башлап 30 көн эчендә кире кайтарырга тиеш. Кануннарның әлеге нечкәлекләрен белү гражданнар өчен бик мөһим. Алу кәгазе дөрес язылган булган очракта юридик көчкә ия булуы күп кенә гражданнарга үз акчаларын кире кайтарып алырга булышачак. 

А.В. Крайнова.

Балык Бистәсе суды судья ярдәмчесе.

u-f.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса