Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, талпаннан сак булыгыз!

Балык Бистәсе районында 2020 елда талпан тешләп 36 кеше табибка мөрәҗәгать иткән, бу 2019 елга караганда 20 процентка кимрәк. Агымдагы елның 15 апреленә кадәр мондый очраклар теркәлмәгән.

Талпан вируслы энцефалит- үзәк нерв системасының зарарлануын китереп чыгаручы йогышлы вируслы авыру. Аның нәтиҗәләре төрле: тулысынча терелү, физик мөмкинлекләрне чикләү, хәтта үлем очрагына да китерергә мөмкин.

Инфекция кешегә зарарланган талпан эләгү белән  беренче минутларда ук йога. Гадәттә талпан урманнарда,  паркларда, шәхси бакчаларда, чәчәкләрдә, йорт хайваннарының йоннарында очрарга мөмкин.

Авыру талпаннарның иң актив чоры яздан алып көзгә кадәр туры килә. Инкубация чоры ешрак 10-14 көн дәвам итә. Кинәт кенә калтырата башлый, көчле баш авырту, 38-39 градуска кадәр температураның күтәрелүе, укшыту, косуы күзәтелә. Муен, арка, күкрәк, бил мускуллары, аяк-куллар сызлый.  Авыруның тышкы кыяфәте үзгәрә.

Талпан вируслы энцефалитны профилактика ярдәмендә кисәтергә була. Моның өчен кием җиңнәреннән, балаклардан талпан үтмәслек итеп киенергә кирәк.

Инде дә килеп тәнегездә талпан тапсагыз, аны травматология пунктында яки яшәү урыны буенча сырхауханәдә алдырырга кирәк. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, талпанны  саклык белән, тирәнгә кергән өлешен өзмичә алырга тырышырга кирәк. Алынган талпанны һава керми торган итеп саклап  Казан шәһәре, Сеченов ур., 13а йорт адресы буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нә тикшеренүгә алып барырга кирәк. Тулырак мәгълүматны 2217912, 2217907 телефоннары аша, шулай ук http://fbuz16.ru/documents/documentview/laboratornyeissledovanijakleschej рәсми сайтта белергә була.

Шуны истә тотарга кирәк, вакцинация талпан энцефалитыннан саклауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

Талпан инфекциясе йоктыру Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе контролендә кала.

 

Гөлнара Сафина,

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса