Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Соңгы вакытта республикада коронавирус белән авыруның яңа очраклары арта.

 Белгечләр билгеләп үткәнчә, кешеләр беркадәр тынычланып, кул һәм эш урыны гигиенасын үтәүгә хилафлык күрсәтәләр.

Сәламәтлектән дә кадерлерәк нәрсә юк. Шуңа күрә битлек кию, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, 1,5 метрдан ким булмаган дистанцияне саклау һәм ОРВИ симптомнары беленүгә үз-үзеңне изоляцияләү турында онытмаска кирәк. Җәмәгать урыннарында, сәүдә объектларында, транспортта, спорт-тамаша чараларында битлекләрне киеп йөрүгә аерым игътибар бирергә кирәк.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге, районның хокук саклау органнары тарафыннан гражданнар, район учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең санитар-эпидемияләргә каршы чараларны оештыруны тикшерүе көчәйтелде, санитар куркынычсызлык чаралары
үтәлешен контрольдә тоту буенча рейдлар үткәрелә.
Хөрмәтле балыкбистәлеләр! Исегездә тотыгыз, үз-үзеңә  һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы карарга кирәк.
 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса