Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, сак булыгыз!

Балык Бистәсе районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кәрәзле элемтә һәм интернет челтәрен файдаланып гражданнарның акчаларын урлауга юл куйдырмау буенча чаралар үткәрелеп тора.

 Җәмәгать урыннарында белешмәлекләр (буклетлар) таратыла, профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Телевидение һәм социаль челтәрләрдә видеороликлар күрсәтелә. Шулай ук «Авыл офыклары» район газетасында да даими нигездә язмалар чыга.  

Күрелгән чараларга карамастан, гражданнарның аерым категориясе алдаркаракларга ышануын дәвам итәләр. 2021 елның 6 аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы бүлегендә безнең район халкыннан банк счетыннан 4 акча урлау очрагы теркәлгән. Ул гражданнарны җинаятьчеләргә үз куллары белән акча күчерделәр дип әйтергә була. Шулай ук кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдалану белән 4 мошенниклык очрагы теркәлгән.

2021 елның 9 ае дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә 11 җинаять теркәлгән, аларның 5 се-безнең районда яшәүчеләрдән банк счетыннан акча урлау, 6 сы-кәрәзле элемтә һәм интернет челтәре аша мошенниклык гамәлләре факты.

Шулай ук 2021 елның октябрь аенда банк счетыннан 1 урлау очрагы теркәлгән. Әйтик, 2021 елның 6 октябрендә Балык Бистәсе районының Ямаш авылында яшәүче 1998 елда туган «Б» гражданины «Авито» сайтында һәркайсы 4000 сумлык 5 хоккей кәшәкәсен сату турында игълан куя. 2021 елның 8 октябрендә күрсәтелгән абонент номерына "Б”  “WhatsApp” кушымтасы аша кәшәкәләр сату турындагы хәбәр белән кызыксыну белдереп хәбәргә чыгалар. Язышу барышында кәшәкәләр сатуны һәм аларны курьер алып китәчәге хакында килешкәннәр. Шулай ук түләү башкарылачак сылтама да күрсәтелгән. Гражданин   “Б" күрсәтелгән сылтама буенча күчеп, инструкция нигезендә үзенең банк картасының реквизитларын, шул исәптән картаның өч урынлы кодын да кертә, шуннан соң аңа пароль белән СМС хәбәр килә, ул автомат рәвештә тиешле графага кертелгән. Барлык мәгълүматларны раслаганнан соң, «Б» гражданиныннан банк картасыннан 13 мең сумнан артык акча күчерелгәне ачыклана. Аңа курьерның кәшәкәләрне алгач, акчаны кире счетына күчереләчәге турында хәбәр килә. Әмма курьер һәм сатып алучы аның белән элемтәгә чыкмый. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсендә каралган җинаять эше кузгатылды. Тикшерү бара.Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге халыкка җинаятьчеләрнең акча урлауның киң таралган схемалары турында әледән-әле искәртеп тора.

Банк карталары белән алдау очракларында алдаркараклар телефоныгызга нинди дә булса кушымда өстәргә (куярга), акчагызны  башка исәп-хисап счетына күчереп торырга, сезнең картагыз аша бернинди операция башкарып булмаганлыгын (блокировка)  яисә картагыз аша шикле операция башкарылу сәбәпле аның эшчәнлеген туктатырга (блокировать)кушалар.

Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре буларак таныштыралар. Ә чынлыкта банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга шалтыратмыйлар.

Теләсә кайсы очракта шалтыратуның максаты-сезнең картагызның әйләнештәге ягында өч урынлы кодны белү, яки смс-хәбәр рәвешендә кергән кодны белү.

Шуны хәтердә тотыгыз: Банк хезмәткәрләрен әлеге мәгълүматлар кызыксындырмый. Алар барлык шикле операцияләрне сезгә мөрәҗәгать итеп тормыйча гына тоткарлыйлар.

Бу очракта сөйләшүне туктатып картада күрсәтелгән номерны үзегез җыеп банкка шалтыратырга кирәк. Сезгә элемтәгә чыккан номерга кире шалтыратмагыз. Бу мошенниклар номеры булырга мөмкин.

«Авито»да эшләүче мошенникларның максаты - сезнең банк картагызның мәгълүматларын белү. Алар товар өчен алдан түләүләр кертү, янәсе, арттырып түләү һәм  башкаларны кире кайтаруны таләп итәләр. Югыйсә акча күчерү өчен сезнең телефон (банк картасына бәйле булса)  яисә счет номеры җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса