Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Сабантуена нинди уйлар белән барачаклар?

Халыкны да, гаиләне дә берләштерә

- Сабантуе быел сагындырды. Чыннан да көтеп алдык без аны. Элек-электән әлеге бәйрәмне үз итә идек. Чәчү тәмамлангач, бакчада эшләр кими төшкәч үткәрелә торган бәйрәм дип кечкенәдән күңелгә кереп калган ул. Әни бәйрәм алдыннан безгә Казанга барып матур күлмәкләр алып кайта иде. Без сөенә-сөенә бәйрәм буласы мәйданга чаба идек. Анда барып җиткәнче Минҗамал әбигә кереп чыга идек. Ул безнең кечкенә сумкаларыбызга чикләвекләр сала иде. Бу көнне бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан – Урахча, Починоктан квас, тозлы кыяр, помидор алып киләләр иде. Без бала-чага җыелып, бүрәнәгә утырып шул салкын квасны эчеп, сумкага салып алып килгән әйберләрне ашый торган идек. Туңдырмага ничек чират торуларым хәзер дә хәтеремдә әле, очы-кырые күренмәгән чират кебек иде ул, -дип искә алды бала вакытларында узган Сабантуй елларын Балык Бистәсеннән Рамилә Хиҗапова.  “Сабантуйларны иң көтеп алучысы мин мөгаен. Ат чабышын, көрәшне  тын да алмыйча күзәтәм. Бик ошый әлеге спорт төрләре. Башыннан ахырына чаклы карыйм көрәшне,-дип сүзгә кушылды ире Фарат абый.
- Безне әти-әниләр кечкенә вакытта бәйрәм алдыннан шәһәргә алып барып киендереп алып кайталар иде. Бәйрәм буласы көнне бармак белән санап көтә идек. Анда оештырылган уеннарның берсендә дә катнашмый калмадык. Җыелган бүләкләрне сөенә-сөенә әнигә күрсәтә идек. Кулъяулыкмы, яулыкмы, кечкенә генә уенчык дисеңме, һәрберсен дә сөенеп кабул иттек. Гаилә корып, балаларыбыз дөньяга килгәч, без дә шул гадәтне дәвам итеп,  бәйрәмгә кадәр бер-ике атна кала аларны әзерли башлыйбыз. Матурдан-матур киемнәр алып кайтабыз. Сабантуйның тарихы, аның нинди күңелле, матур бәйрәм булуы турында сөйлибез. Кечкенәдән үк бу турыда белеп үссеннәр дибез. Үз сабыйларына да сөйләрлек истәлекләр булсын аларның да, - диде район үзәгеннән Раилә Баширова.

Гөлназ Зарипова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса