Балыкбистәлеләр, район прокуратурасы һәм хәрби комиссариаты хезмәткәрләре гомум рәсәй кабул итү көне кысаларында халык белән очрашачаклар
2018 нче елның 12 нче декабрендә (12.00 -20.00 сәг.)
Балык Бистәсе районы прокуратура хезмәткәрләре гражданнар белән гомум рәсәй кабул итү көне кысаларында очрашачаклар.(З. Шәймәрданов урамы, 69А йорт). Язылу өчен телефоннар: 2-20-07; 2-26-94.
Шулай ук бу көнне (12.00 -20.00 сәг.) Балык Бистәсе хәрби комиссариатында да (З. Шәймәрданов урамы, 84А-15 йорт) шундый ук кабул итү булачак. Телефон: 2-25-30.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа