Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, хаталардан сабак алыйк

2020 елның нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә барлыгы 153 җинаять эше теркәлгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 13 җинаятькә кимрәк.

2020 ел нәтиҗәләре буенча ачылмаган җинаятьләр саны 19,4 процентка арткан (36дан 43 кә кадәр). Банк счетыннан 8 урлау, Мобиль элемтә һәм интернет челтәре аша кылынган 5 мошенниклык кебек җинаятьләрнең ачылмавы борчу тудыра. Ачылмаган җинаятьләрнең зур өлешен урлау очрагы тәшкил итә . Андыйлар 30 очрак ачылмаган.

Балык Бистәсе районында кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланып, банк карталарыннан мошенниклык юлы белән акча урлау дәвам итә. Мондый җинаятьләрне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм бүлек җитәкчелеге даими контрольдә тота. Ни кызганыч, үткәрелгән профилактик чараларга карамастан, район халкы алдакчыларга ышануын дәвам итә.

Мәсәлән, 2020 елның 23 сентябрендә бер билгесез зат инстаграмның социаль челтәрендә кием сату тәкъдиме белән Яңа Арыш авылында яшәүче гражданка А. ның ышанычын яулап, 5000 сум күләмендә акчасын күчерттерә. Шулай ук  октябрь аенда билгесез зат фатир өчен түләүнең бер өлешен алдан калдыру сылтавы белән Балык Бистәсендә яшәүче гражданин К. ышанычын файдаланып 16300 сум акчасын үзләштергән. Агымдагы елның 28 сентябрендә Зур Мәшләк авылында яшәүче гражданка Л. ның “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битенә “Сбербанк” саклык банкыннан сораштыру үтү турында хәбәр килгән. Аның барышында гражданка Л. банк картасы һәм телефон номеры мәгълүматларын биргән, шуннан соң 6797 сум күләмендә акчасы урланган.

Әгәр Татарстан Республикасын алсак,  2020 ел дәвамында банк счетыннан 5581 (2019 елда - 3491) урлау очрагы теркәлгән, шуларның 476 җинаять ачылган (2019 елда - 364). Татарстан Республикасы  халкына урлаудан килгән зыян 270 млн. сум тәшкил иткән. Кәрәзле элемтә һәм интернет челтәрен кулланып мошенниклыктан  2020 елда 6881 җинаять теркәлгән (2019 елда -4551), шуларның 664е ачылган (2019 елда - 429) һәм 800 млн. сум зыян китергән.

Исегезгә төшерәбез, гади киңәшләрне үтәү сезгә үзегезне һәм якыннарыгызны сакларга ярдәм итәчәк. Әгәр дә сезнең турыда аз мәгълүмат белүче, таныш булмаган кешеләр шалтырата яисә сезнең яныгызга килә икән - болар мошенниклар булырга мөмкин.

Таныш булмаган кешеләр белән аралашудан сак булыгыз, янаудан курыкмагыз. Туганнарыгыз белән хәбәргә керегез. Нинди генә хәл булуга карамастан, шәхси һәм банк карталары турында мәгълүматны таратырга ярамый, шул исәптән банк хезмәткәрләренә дә.

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса