Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, кагыйдәләр  үтәлсә янгыннар чыкмас иде

 2019 елда Балык Бистәсе районында 36 янгын теркәлде. Янгында 1 кеше һәлак булды. 2018 елда исә 38 янгын булып, 2 кеше үлгән иде.

  25 янгын ут белән саксыз эш итү, 8 е  төзексез электр җиһазларыннан файдалану, 3 янгын мичләрне төзегәндә һәм якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында килеп чыкканнар.

Әгәр гражданнар элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәсәләр, күп кенә фаҗигаләргә юл куелмас иде әлбәттә. Алар әллә ни катлаулы да түгел, зур чыгымнар да таләп итмиләр бит.

Бу кагыйдәләрне кабат искә төшереп алыйк әле. Изоляциясе бозылган электр үткәргечләрне, кабельләрне, төзек булмаган розетка, рубильникларны файдаланырга ярамый. Артык кызудан саклану җайланмасы булмаган, конструкцияләрендә каралган термокөйләгечләре төзексез  электр утюгларыннан, плитәләрдән, чәйнекләрдән файдалану тыела. Стандарт булмаган (кулдан ясалган) электр җылыткычлар куллану шулай ук янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Электр лампаларын, яктырткычларны кәгазь, тукыма, башка янучан материаллар белән капларга, төрергә, конструкцияләрендә каралган колпакларын салдырган килеш файдалану тыела.

Электр җылыткыч приборларны, шулай ук башка көнкүреш электр приборларын электр челтәренә тоташтырылган хәлдә караучысыз калдырырга ярамый.  Бу завод инструкциясе буенча тәүлек буе режимда эшләргә тиешле яки  эшли ала торган электр приборларга кагылмый.

Мичләрне һәм башка җылыту приборларын янучан конструкцияләрдән аерып торучы янгынга каршы бүлемнәрдән, мич авызы каршындагы янмый торган материаллардан ясалган  0,5- 0,7 метр зурлыктагы листлардан башка файдалану тыела. Яна торган мичләрне караучысыз калдырырга, яки күзәтүне балаларга кушарга ярамый. Мичне ягып җибәрү өчен бензин, керосин һәм башка шундый тиз кабынып китүчән сыеклыклар куллану рөхсәт ителми. Мичләрне артык кыздыру шулай ук янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Йорт җиһазларын мичләрдән 0,7 метр, мич авызыннан кимендә 1,25 метр ераклыкта урнаштырырга кирәк.

Төзек булмаган газ приборлары да фаҗигагә сәбәп булырга мөмкин. Газ чыгып торса, газ приборыннан файдаланырга ярамый. Газ арматурасы детальләрен очкын чыгара торган инструментлар белән тоташтыру, ялгау урыннарының герметиклыгын ачык ялкын ( шырпы, зажигалка, шәм) ярдәмендә тикшерү тыела.

Бинада, бүлмәдә янгын чыгуга тап булсагыз, кичекмәстән 01 (112) телефоны аша янгын частенә хәбәр итегез. Объектның адресын, янгын чыккан урынны, үзегезнең фамилиягезне әйтегез. Кешеләрне эвакуацияләү һәм янгынны сүндерү буенча кулыгыздан килгән чараларны күрегез.

  Балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр уздырырга, ут белән уйнауның нинди фаҗигаләргә илтергә мөмкин булуын аңлатырга кирәк. Шырпы, зажигалка кебек әйберләрне кечкенә балалар алмаслык урыннарга кую зарур. Ә өлкәнрәкләргә электр приборлардан ничек файдаланырга кирәклеген  аңлатырга кирәк.

Балалар шулай ук янгын чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеген белергә тиешләр.    Башта  01 телефоны аша янгын частенә шалтыратырга, исемен, төгәл адресын, нәрсә булганлыгын аңлатырга өйрәтергә кирәк. Бала мөмкин кадәр тизрәк янгын чыккан бинадан чыгып китәргә,  ата-аналарын, өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга тиешләр.

 

 Садиг Алискеров,

районара күзәтчелек

 өлкән дознавателе.

123r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса