Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, газдан файдалану кагыйдәләрен үтәгез

 Без барыбыз да көнкүрештә газдан саксыз файдалану аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында массакүләм мәгълүмәт чаралары аша яхшы беләбез.

Шуның аркасында йортлар җимерелә, кешеләрнең гомере өзелә, кыш уртасында гаиләләр торыр җирсез кала. Әлеге бәхетсезлеккә китергән сәбәпләр нинди генә булмасын, бер нәрсәне төгәл әйтергә мөмкин: “Газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк”. Бу гыйбарә әлеге ягулыкка, вак-төяк итеп санамыйча, һәрвакыт җитди карарга кирәклегенә ишарә.

Мәгълүмат чаралары җиткергән бәхетсезлек очракларын күздә тотып, көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен тагын бер искә төшерү максатка ярашлы булыр.

Беренчедән, газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча файдалану зарури таләп булып кала. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачык булу мәҗбүри.

Икенчедән, ягу сезонына керәбез. Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерәбез, төтен-вентеляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Чөнки җәй айларында кошлар оя төзергә, чүпләр һәм башка әйберләр ташып суыру көчен киметергә яки томаларга мөмкиннәр. Төтен һәм вентеляция каналларындагы суыру көчен даими тикшереп торырга кирәк. Аларның түбәдән тышкы өлеше җитәрлек биеклектә булмаганда, җил үзгәргән очракларда суыру көче кими яисә бөтенләй кире якка эшләргә мөмкин.

Өченчедән, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Бу таләпне үтәмәү шулай ук хәвеф-хәтәр белән бәйле.

Дүртенчедән, салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин.

Бишенчедән, көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелүе. Әлеге чараның төп максаты — приборларның, ягу мичләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү.

Алтынчыдан, кайбер йорт хуҗалары өйдә җылылыкны саклау исәбе белән вентиляция каналларын каплап яисә томалап куялар. Бу инде үз кулың белән үз тормышыңны бәхетсезлеккә дучар итү. Чөнки газ яки сөрем газы чыккан очракта, төзек булган вентиляция каналы аша җилләп барачак.

Җиденчедән, газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кичекмәстән кранны ябырга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган  урынга чыгып «Сабагаз» идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала.

Кулланучыларга өстәмә тәкъдим: газ хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрәҗәгать итеп үз хуҗалыкларында табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны урнаштыруны планлаштырсак бик урынлы булыр иде.

Җыеп әйткәндә, табигый газдан файдалануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәрбер йортта, шулай ук сезнең күршеләрегез өчен дә иминлек гаранты булып тора.

 

«Сабагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе - Балык Бистәсе районы газ хезмәте администрациясе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса