Балыкбистәлеләр, этләрегезне бәйгә куегыз
Район үзәгендә йөрүче хуҗасыз этләр бик күпләрне борчыган мәcьәлә.
Аларның кош–кортларга һөҗүм итү очраклары да кабатланып тора. Бу җәһәттән, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнүче махсус оешма белән килешү төзегән. Алар апрель аенда ике дисәгә якын этне тотып алып киткәннәр иде инде. 28 май көнне бу бригада тагын район үзәгендә хуҗасыз этләрне тотуны оештыра. Шуңа да хуҗаларга этләрен бәйгә куярга киңәш итәбез. Югыйсә, “ дүрт аяклы дустыгыз” дан колак кагуыгыз бар.
фотоru.torange.biz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа