Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр диктант язды

Бер-ике атна элек Гүзәлия апа диктант язырга әйткәч, берсүзсез ризалаштым. Бу тәкъдим үзем өчен дә кызыклы булып тоелды.

 Соңгы тапкыр ручка тотып, диктант язганга да 17 елга якын вакыт үтеп киткән. Бик теләп әлеге акциягә кушылырга булдым. Башкача булуы да мөмкин түгел иде. Диктанты да бит әле нинди! Татарча! Бүгенге җәмгыятебездәге татар теленә карата булган вәзгыятьнең үзгәрүен дә исәпкә алсак, бу минем өчен зур горурлык булды.  Татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан инде җиденче тапкыр үткәрелүче әлеге акция Корноухово мәктәбендә дә оешкан төстә узды.

       Иртәдән күңелне ниндидер уйлар өермәсе чорнап алды: “Тизрәк язасы, парта артына утырып, тизрәк үземнең белемнәремне тикшерәсе иде!”. Җитте ул мизгел. Ярты сәгать алдан килеп утырырга гадәтләнсәм дә, нигәдер җыенып, өйдән чыгып китә алмый азапландым ул көнне. Мин килеп кергәндә халык җыелып иде  инде. Араларында әти-әниләр дә, мәктәп укучылары да, укытучылар да, төрле елларда Корноухово мәктәбен тәмамлаган яшьләр дә бар. Шунысы мөһим: татарларны гына түгел, рус, әрмән милләтеннән булган авылдашларыбызны да бер сыйныфка җыйды бу көн.

      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Бәдретдинова, ягымлы итеп исәнләшү белән үк, диктантны укуга күчте: “Мин кулыма китап алам”. Әһә, бу бит Роберт Миңнуллин әсәре. Начар түгел. Китапның бәһасен, кыйммәтен тагын бер кат ассызыклап, бүгенге көн кадагына суга торган тема сайланган. Рәхәтләнеп, мәктәп елларын, укытучыларымны искә алып, тырыша-тырыша яздым әлеге диктантны. Авыр булды, дип әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, кемгә ничек инде. Әнә бит, диктантларны җыеп тапшыргач, бергә гәп куертканда, Гөлназ: “Дулкынланудан манма тиргә батып беттем. Диктант язасы бар, дип, төне буе борчылып чыктым”, - дип,  җиңел сулап, хис-кичерешләре белән уртаклаша. Кайчандыр үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган Динара, диктант язу максаты белән, Казаннан ук кайткан. Әле берничә ел элек кенә үзе дә мәктәп укучысы гына булса, бүген әнисенә ияреп туган мәктәбенә килгән Алинә дә диктант язудан алган тәэсирләрен яшерми. “Үзем теләп, кызыксынып килдем”, - дип, тыйнак кына елмаеп, кичерешләре белән бүлеште ул. Чулпан ханым исә: “Бик шатланып, үземнең белемнәремне сынарга, дип килдем”, - ди. Виртуаль дөньяда яшәп, кулына күптәннән китап алмавын да яшерми ул. Информатика укытучысы Анатолийдан: “Нәрсә турында язганыгызны аңладыгызмы соң?” – дип кызыксынам. Ул татар теленә, андагы нечкә әйтелешле сүзләрнең матур яңгырашына дан җырлап, илһамланып сөйләп китмәсенме?! Күңелгә рәхәт булып китте. Ана телеңне мактап, аңа мәдхия укысыннар әле!

       ...Бүгенге дәрестән алган хис-кичерешләремне “җитәкләп”, өйгә атлыйм. Ә хәтердә диктант юллары тантана итә.  “Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - киләчәксез милләт. Бәхетебезгә, без андыйлар түгел!  Әлегә...”

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса