Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр чикләүләрне үтәргә әзер 

Татарстанның Министрлар Кабинеты коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору максатыннан республиканың җәмәгать транспортында пассажирлар өчен чикләү чаралары турында карар кабул итте.

Ул 22 ноябрьдән башлап гамәлгә керде. Аның буенча җәмәгать транспорты пассажирларыннан коронавирустан вакцинация ясауны раслаучы QR-код булу-булмавын тикшерәчәкләр. Автобуска вакциналаштыру сертификатыннан башка узарга теләүчеләр  транспорт чарасыннан чыгарылачак.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коронавирус инфекциясе йогарга мөмкин булган иң куркыныч урын–җәмәгать транспорты. Шуңа күрә яңа чикләүләр нәкъ менә транспортка кагыла.

Балык Бистәсе районында яшәүчеләр мондый чараларның зарурлыгын аңлыйлар. Чөнки алар халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән, шунлыктан аларны үтәргә кирәк.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X