Балыкбистәлеләр өчен «Кайнар линия» эшли башлады
«Роспотребнадзор»ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, кулланучылар хокуклары һәм кеше иминлеге өлкәсендә эшләүче федераль хезмәте «Кайнар линия» үткәрә.
Ул 2020 елның 21 нче гыйнварыннан 4 нче февраленә кадәр сөт продукциясенең сыйфатына багышланган.
Кызыксындырган сораулар белән 8 800 555 49 43 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бу мәсьәлә буенча шулай ук 88436121208 телефоны белән «Роспотребнадзор» Татарстан Республикасы идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары буенча төбәкара бүлегенә дә шалтыратырга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа