Балыкбистәлеләр өчен файдалы киңәшләр
Әгәр градуснигыгыз яки башка терекөмешле приборыгыз ватылса нәрсә эшләргә?
Иң элек тәрәзәләрне ачып бинага һава кертеп температураны төшерергә тырышыгыз ( фатирда никадәр җылырак, металлның парга әйләнүе дә көчлерәк була).
Прибор ватылган бүлмәгә кешеләрне, йорт хайваннарын кертмәгез.
Битегезгә марлядан маска, кулыгызга резина перчаткалар киеп аз гына су белән чылатылган газета ярдәмендә терекөмешне җыегыз. Кечкенә шарчыкларны лейкопластырь белән җыярга мөмкин.
Җыелган терекөмешне сулы савытка салыгыз һәм яхшылап ябыгыз. Су терекөмешнең парга әйләнүенә юл куймый. Терекөмешле савытны чүплеккә атмагыз, унитазга, урамга агызмагыз.
Терекөмеш белән зарарланган урынны марганцовка эремәсе белән щетка, пульверизатор ярдәмендә эшкәртегез.
Якынча бер сәгатьтән соң, сабын-содалы эремә ( бер литр суга 40г. кер сабыны һәм 50 г. аш содасы) белән юып алыгыз.
Ул бүлмәгә тәүлек дәвамында кермәскә тырышыгыз. Аннары идәнне юарга кирәк.
Терекөмешне җыйганнан соң авызны йомшак марганцовка эремәсе белән чайкарга, 2-3 төймә активлаштырылган күмер кабарга кирәк.
Демеркуриизация (терекөмеш белән зарарланган урыннарны чистарту буенча чаралар) уздыру һәм терекөмеш калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең Бердәм дежур-диспетчерлык службасына (ЕДДС) мөрәҗәгать итегез.
Автор Илгиз Җамалиев.
фотоleafclover.club
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа