Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр чарага кушылдылар

Узган атна шимбә көнне ил күләмендә мөһим чара үткәрелде – теләгән һәркем рус теленнән тоталь диктант яза алды.

“Балыкбистәлеләр дә бу чарага теләп кушылды. Район буенча дүрт  мәйданчыкта –Балык Битсәсе  беренче номерлы гимназиясе, Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе, Котлы Бөкәш һәм Шомбыт мәктәбе базаларында оештырылды. Барлыгы 199 кеше үзләренең белемен сынады. Әлеге чара яшьләрнең, тулаем алганда халыкның грамоталылыгын арттыру, рус теленә игътибарны җәлеп итү максатыннан уздырыла. Моннан тыш, ул анда катнашучыларга үз белемеңне тикшереп карау мөмкинлеге дә бирә”,- диде район мәгариф бүлеге методисты Рәфыйга Ихсанова.

Диктант Дмитрий Глуховскийның “Обещания” әсәренең “Очередь” өченче кисәгеннән алынган өзек буенча иде. “Әлеге чарада беренче тапкыр катнашам. Әзрәк кенә каушыйм. Диктантны яхшы язармын, дип уйлыйм. Катнашучыларга да уңышлар телим”,- дип теләкләрен җиткерде Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенә диктант язарга килгән ата-аналарның берсе Ирина Захарова. “Мин мондый чараларга еш йөрим. Барлык нечкәлекләре белән таныш. Икенче ел рәттән рус теле буенча БДИ яздым. “Татарча диктант яз” акциясендә дә катнаштым. Бүген әзрәк кенә дулкынлану хисе бар,-дип фикерләре белән уртаклашты катнашучыларның тагын берсе Зөлфия Гараева.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса