Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр бу бәйрәмгә ничек әзерләнә икән?

Шатлык белән каршы алырга язсын

Шундыйрак сорауларга җавап эзләп берничә райондашыбыз белән гапләшеп алдым.
-Быел Сабантуен бик көтеп алдык. Узган ел булмагач бик сагындырды шул. Бәйрәмгә килгәч ярышларны да карыйбыз, оныклар белән балалар мәйданчыкларында катнашып чыгабыз. Рамил абыең көрәшне бик яратып карый. Аның янәшәсендә мин дә кызыксынып көрәшне күзәтәм. Концерт программасын да яратам үзем. Чын күңелдән тыңлап, карап утырам. Оныгым Солтан “Тимерша” шигырен яттан өйрәнде әле. Балалар мәйданчыгында сөйләргә исәбе. Һәр замананың да Сабантуе үзенчә кызыклы, күңелле. Иң мөһиме, күңелеңдә бәйрәм хисен тоя белергә кирәк. Яшьтән үк бу бәйрәмне үз итә идем. Элек бер атнаны бер авылда, икенче атнаны икенче авылда уза торган иде Сабантуйлар. Дуслар белән машиналарга төялеп, кемдер мотоциклда авылларга элдерә идек. Хәзер менә оныклар белән бергә бәйрәмгә бару да үзенчә күңелле. Әле инстаграм битләрендә “Сөлге җыю” күренеше турындагы видеолар карап утырдым. Бу күренешнең һәр районда үз атамасы һәм үзенчәлекле ягы бар икән. Мәсәлән Балтач районының бер авылында Әрәпә, икенче авылында Бирнә җыям дип атыйлар  икән. Сабантуй алдыннан оештырыла торган күңелле күренеш шул ул. Яшь чакларым искә төште, күңелем тулып, елап та алдым әле. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын. Агымдагы елда да бу бәйрәмне шатлык белән үткәреп җибәрергә язсын, - дип теләкләрен җиткерде Полянка авылыннан Иделия Мәхмүтова

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса