Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съездында булып кайттылар

2022 елның 30 июленнән 2 нче августына кадәр мәркәзебез Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII Съезды булып узды.

Съездга Россия Федерациясенең 77 төбәгеннән һәм дөньяның 35 иленнән делегатлар килде.  Съезд эшендә районыбыздан Бөтендөнья татар конгрессының Балык Бистәсе муниципаль районы җирле бүлек җитәкчесе Гарипов Нияз Ильяс улы һәм җәмәгать эшлеклесе Касыймова Илвера Шириаздан кызы катнаштылар.
2017-2022 елларда ике Съезд арасында Россия Федерациясе төбәкләренең һәм чит илләрнең татар җәмәгать оешмалары тарафыннан татар халкының милли тәңгәллеген саклау һәм ныгыту буенча эзлекле эш алып барылуы билгеләп үтелде.
Гомумтанылган "Бөтендөнья татар конгрессы" җәмәгать оешмалары халыкара берлеге әгъзаларының 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессының беренче съездында башлап нигез салынган татар халкының бердәмлеге һәм оешканлыгы, милли үзаңның үсешен тәэмин итү традицияләренә хәзер дә тугрылыклы булуы белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса