Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, алиментларны түләүдән баш тарту –җинаять

 «Алимент түләмәгән өчен нинди җаваплылык каралган. Шуны аңлатып үтегез әле. И. Соколова.

 «Алимент түләмәгән өчен нинди җаваплылык каралган. Шуны аңлатып үтегез әле. И. Соколова.

Бу сорауга җавапны  Җинаять өчен җәзаларны үтәүне башкаручы инспекциянең өлкән инспеторы Александр Крайнов җавап бирә.

-Әти-әниләрнең бурычларының берсе ул балаларны тәрбияләп тоту. Әмма аерылучылар арасында кайберәүләр үз балаларын материаль яктан тәэмин итмиләр. Бу очракта мондый ата-анадан суд карары белән алиментны түләтү каралган.

Ата-ана алименттан түләүдән баш тартып йөреп, үзләренең керемнәрен яшерсәләр бурычлары күпкә арта һәм зур суммаларга җитә. Бу очракта алимент түләргә тиешле зат җинаять җаваплылыгына тартыла.

Россия Федерациясенең җинаятьләр кодексы нигезендә алимент түләүдән баш тартучыларга  1 елга кадәр мәҗбүри рәвештә эшләтү, өч айга кулга алу һәм 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Хәзерге вакытта 5 шундый җавапсыз әти-әни балаларын материаль яктан тәэмин итмәгән өчен мәҗбүри эшләү үтәләр. Бу очракта аларның хезмәт хакларының бер өлеше алимент түләүгә, икенче өлеше дәүләт файдасына тотыла. Хөкем ителүчеләрнең күбесе ир-атлар. Ана хокукларыннан мәхрүм ителүче бер хатын-кыз да бар араларында.

Әлеге җинаять буенча хөкем ителүчеләр саны елдан-ел арту сәбәпле, алиментлар буенча бурычы булган газета укучыларга тагын бер кат балаларыгызны тәрбияләүдә җаваплылык күрсәтүегезне сорыйбыз.

 

 

 

hour

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса