Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, алдаркаракларга юл куймагыз!

***

Балык Бистәсе районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кәрәзле элемтә һәм интернет челтәрен файдаланып гражданнарның акчаларын урлауга юл куйдырмау буенча чаралар үткәрелеп тора. Җәмәгать урыннарында белешмәлекләр (буклетлар) таратыла, профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Телевидение һәм социаль челтәрләрдә видеороликлар күрсәтелә. Шулай ук «Авыл офыклары» район газетасында да даими нигездә язмалар чыга.  

Күрелгән чараларга карамастан, гражданнарның аерым категориясе алдаркаракларга ышануын дәвам итәләр. 2021 елның 6 аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы бүлегендә безнең район халкыннан банк счетыннан 4 акча урлау очрагы теркәлгән. Ул гражданнарны җинаятьчеләргә үз куллары белән акча күчерделәр дип әйтергә була. Шулай ук кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдалану белән 4 мошенниклык очрагы теркәлгән.

2021 елның 6 аенда Татарстан Республикасы территориясендә банк счетыннан 2754 акча урлау очрагы (2020 елның 6 аенда 2449 җинаять), кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып 3848 мошенниклык факты (2020 елның 6 аенда 3149 җинаять) теркәлгән. Статистика күрсәткәнчә, елдан-ел әлеге категориядәге җинаятьләр саны арта бара.

2021 елның июль аенда Балык Бистәсе районы территориясендә югарыда күрсәтелгән 1 караклык очрагы теркәлгән. Полянка авылында яшәүче 1993 нче елгы гражданин «И»   «Авито» сайтында уен приставкасы сату турында белдерү таба һәм телефон аша шалтырата. Сатып алу шартлары турында сөйләшү барышында сатучы гражданин «И»га  товар турында мәгълүматлар, шулай ук түләү өчен реквизитлар күрсәтелгән сайтка сылтама бирә. Гражданин «И» әлеге сайтка күчкәч, банк картасыннан товар өчен 15573 сум күләмендә акча түли. Әмма сайтта түләү турында хата күрсәтелгәч ул янә шундый ук суммага түләү башкара. Нәтиҗәдә 31146 сум күләмендә акча күчерелә. Шуннан соң гражданин «И» банкка шалтыратып акча средстволарының кая күчерелүен  белешергә тели.Тик банк хезмәткәрләреннән әлеге сайттан мошенниклар файдалануын белә. Уен приставкасын сатучы  да элемтәгә керүдән туктый. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясында (мошенниклык) каралган җинаять эше кузгатылды.Тикшерү эшләре бара.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге Балык Бистәсе районында яшәүчеләргә җинаятьчеләрнең акча урлауның киң таралган схемалары турында әледән-әле искәртеп тора.

Банк карталары белән алдау очракларында алдаркараклар телефоныгызга нинди дә булса кушымда өстәргә (куярга), акчагызны  башка исәп-хисап счетына күчереп торырга, сезнең картагыз аша бернинди операция башкарып булмаганлыгын (блокировка)  яисә картагыз аша шикле операция башкарылу сәбәпле аның эшчәнлеген туктатырга (блокировать)кушалар.

Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре буларак таныштыралар. Ә чынлыкта банкларның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре беркайчан да клиентларга шалтыратмыйлар.

Теләсә кайсы очракта шалтыратуның максаты-сезнең картагызның әйләнештәге ягында өч урынлы кодны белү, яки смс-хәбәр рәвешендә кергән кодны белү.

Шуны хәтердә тотыгыз: Банк хезмәткәрләрен әлеге мәгълүматлар кызыксындырмый. Алар барлык шикле операцияләрне сезгә мөрәҗәгать итеп тормыйча гына тоткарлыйлар.

Бу очракта сөйләшүне туктатып картада күрсәтелгән номерны үзегез җыеп банкка шалтыратырга кирәк. Сезгә элемтәгә чыккан номерга кире шалтыратмагыз. Бу мошенниклар номеры булырга мөмкин.

«Авито» да эшләүче мошенникларның максаты - сезнең банк картагызның мәгълүматларын белү. Алар товар өчен алдан түләүләр кертү, янәсе, арттырып түләү һәм  башкаларны кире кайтаруны таләп итәләр. Югыйсә акча күчерү өчен сезнең телефон (банк картасына бәйле булса)  яисә счет номеры җитә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X