Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр алдакчыларга ышануын дәвам итә

Балыкбистәлеләр полиция хезмәткәрләре тарафыннан кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланып, акча урлауга юл куймау буенча күрелгән чараларга карамастан, алдакчыларга ышануын дәвам итә.

Әйтик, 2022 елның 7 аенда район территориясендә кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланып кылынган 6 җинаять теркәлгән (3се - мошенниклык, 3се - банк карталарыннан урлау). Җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә, мошенниклар 412000 сумнан артык акча алган.
Караклык читтән торып, нигездә, зыян күрүчеләрнең төрле юллар белән мошенникларга акча күчерү, операция башкару өчен керү реквизитларын һәм кодларны СМС-хәбәрләр аша хәбәр итү, гражданнарның социаль челтәрләрдәге вируслы сылтамалар белән файдалану нигезендә башкарыла.
Хөрмәтле гражданнар!
Җинаятьчел ниятләргә юл куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
1. смс-хәбәрләр аша килгән парольне беркемгә дә әйтмәгез;
2. Шикле шалтырату булганда кичекмәстән сөйләшүне тәмамлагыз һәм банкның рәсми телефонына шалтыратыгыз;
3. Телефон югалган очракта банкка счетларыгызда булган акчадан файдалануны туктатып тору (блокировка) турында хәбәр итегез;
4. Интернетта шикле сылтамалар белән файдаланмагыз.
Уяу булыгыз! Алдакчыларга ышанмагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса