Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, афәтле чирдән сак булыйк!

Коронавирус белән бәйле эпидемиологик вәзгыять янәдән кискенләште.

Бу араларда телевидение, матбугат чаралары, социаль челтәрләрдә авыручылар санының артуы турындагы хәбәрләр даими яктыртыла.

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, авыру безнең җирлекне дә читләп үтми. Соңгы атнада өлкәннәр һәм балалар арасында әлеге чирнең арту тенденциясе күзәтелә.

Авыручылар югары температура, баш, тамак авыртуыннан зарланалар. Мондый билгеләр барлык яшь төркемнәрендә дә бер үк төрле. Әмма шунысы бар, коронавируска каршы прививка ясатучылар чирне җиңелрәк кичерәләр. Бүгенге көндә район буенча барлыгы 15511 кеше вакцина үткән, бу 95 процентны тәшкил итә. 60 яшьтән өлкәнрәкләр - 4544 кеше (62,4 процент).

Иң мөһиме, үзеңдә авыру билгеләре сизелүгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгечләр. Хәзерге вакытта район поликлиникасында бик җайлы хезмәт күрсәтелә: “Фильтр”да һәм хастаханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегендә экспресс тест эшләнә. Аның ярдәмендә авыручыда вирус булу-булмау санаулы минутлар эчендә ачыклана.

Ковид - үзенең афәтле чир икәнен күрсәтте инде. Шуңа күрә сакланыйк, авыруга дучар булмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса