Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр «Аҗаган»да катнаштылар

Бу уенда яшьләр иҗтимагый берләшмәләре һәм белем бирү оешмалары укучыларының җыелма командалары катнашалар.

19 апрельдә "Дельфин" спорт комплексында һәм "Яшьлек" стадионында район мәгариф учреждениеләренең яшьармиячеләр отрядлары катнашында "Аҗаган" хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Ярышларны оештыруда Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбенең яшьармиячеләре һәм агротехник техникумның "Форпост" отряды уенчылары зур өлеш керткән. Уен нәтиҗәләре буенча  1 нче урынга Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбе командасы лаек булды. 2 нче урынга Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясе командасы чыкты. 3 нче урын Котлы Бөкәш мәктәбе командасына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса