Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, телефоннан шалтыраткан таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз!

“Таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, исәпле минутлар эчендә яшәп торган йортыңнан яисә кассада булган акчаңнан колак кагуың да бик ихтимал”. Район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Фәнис Садреев безне шундый хәвефле фактлар белән каршы алды.

 Бу аянычлы хәлләр хакында райондашларыбызга аңлатып, мондый алдашуларга тиз арада чик кую максатыннан ул бүгенгесе көнне үз кулы астында эшләүче җаваплы хезмәткәрләрне дә чакырган иде. Аларның һәркайссы  хокук саклау органнарында эшләүче җаваплы хезмәткәр сыйфатында телефоннан районыбызда яшәүче гади халык белән элемтәгә чыгып, үз ярдәмнәрен тәкъдим итү очраклары турында сөйләделәр. Мошенниклар шул хәтле оста итеп алдаша ки, хәтта  бер апаның үз кызы тавышы белән сөйләшәләре хакында искә алдылар. Нәтиҗәдә, шактый зур суммада акчаларын югалталар. Бер үк, телефоннан шалтыратучыларга бернинди мәгълүматны да ачып салырга ашыкмаска кирәк. Чит кеше сөйләшә башлау белән шунда ук телефонны сүндереп туганыгыз, якыннарыгыз яисә полиция хезмәткәрләре белән тиз арада элемтәгә чыгарга киңәш итәләр полиөия хезмәткәрләре.

      Ә алдакчылар тозагына эләгүчеләр саны районыбызда елдан-ел арта. Әйтик 2021 елда 19 кешене “төп башына” утырткан булсалар, бу елның 4 аенда инде күп кеше мошинниклардан зыян күргән һәм 820 мең сум акчаларын югалтканнар. Узган ел дәвамында районыбызда 31 кешене алдаганнар. Күргәнебезчә,  хәлләр көннән-көн кискенләшә. Җаваплы хезмәткәрләр фикеренә караганда, республикабызда  яшәүчеләр атна саен 70-80 миллион сум күләмендә кирәккә дип җыеп куйган акчаларыннан колак кагалар. Алдакчылар да хәзер көннән-көн шомара. Өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә тиз арада ачылырга мәҗбүр итәләр.

      Район хокук сакчыларының әйтүләренә караганда полиция, прокуратура һәм банк хезмәткәрләре бер вакытта да телефон буенча элемтәгә чыгып хәвефле хәбәр хакында берәүгә дә әйтми һәм җиткерми. Мондый очракта тиз арада телефонны куеп җаваплы затларга шалтыратыгыз. Беркайчан да күрмәгән, белмәгән кешеләргә паспорт, карта, яисә банк мәгълүматларын әйтеп бирергә ашыкмагыз.

Халкыбыз тикмәгә генә, ышаныгыз әмма тикшерергә  онытмагыз, дими бит.

                             Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса