Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык тоту  кагыйдәләрен бозсаң... 

 Соңгы елларда балыкчылардан Кама елгасында балыкның кимүе турында еш ишетергә туры килә.

 Бу беренче чиратта сулыкларда экологик хәлнең начарлануы нәтиҗәсе инде.  Шул ук вакытта балыкны законсыз ысуллар белән, тыелган чорларда да тотучы браконьерлар да табигый байлыгыбызның кимүенә өлеш кертәләр инде. Аларга каршы көрәш ничек алып барыла соң? Балык Бистәсе районында су биологик ресурсларын саклау буенча ведомствоара комиссиянең җаваплы сәркатибе Руслан Әхмәтов белән әңгәмәбез шул хакта.

 

-Руслан Юрисович, әңгәмәбезне комиссиянең узган елгы эшчәнлеген анлизлаудан башлыйк әле.

- 2019 елда Кама елгасы акваториясендә һәм яр буйларында, шулай ук елга балыгы сату урыннарында 268 рейд уздырылды. Алар нәтиҗәсендә административ хокук тәртибе бозу турында 92 беркетмә төзелде. Уылдык чәчү  урыннарында законсыз балык тотучыга карата бер җинаять эше кузгатылды.

-Балык тоту кагыйдәләрен бозучыларга, браконьерларга карата нинди җаваплылык каралган?

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 8.37 маддәсе нигезендә балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга ике меңнән биш мең сумга; урындагы кешеләргә егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр штраф салу каралган. Моннан тыш аларның көймәләре, балык тоту кораллары да конфискацияләнергә мөмкин.

-Комиссиянең эшчәнлеге рейдлар уздыру, беркетмәләр төзү, штраф салу белән генә чикләнмидер бит.

- Юк, әлбәттә, узган ел Куйбышев сусаклагычында 376 законсыз балык тоту кораллары алынды.  Кайбер балыкчылар  законсыз кораллар белән балык тоту өстенә ятьмәләрен елгада калдыралар. Анда эләгеп тагын бик күп балык һәлак була. Шундый ятьмәләрне җыеп алу буенча да эш алып барыла. Кама елгасындагы бер утрауда законсыз балыкчы станы юкка чыгарылды.

 Моннан тыш кыш көне күлләрдә, сулыкларда балыкларның күпләп үлүенә юл куймау буенча чаралар уздырыла, язларын ясалма уылдык чәчү урыннары булдырыла. Мисал өчен кыш көне район сулыкларында “Балык булсын!” республика акциясе кысаларында бәкеләр тишелде.  Бу мөһим экологик акция Юрий Караганов җитәкчелегендәге “Круг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең балык тоту бригадалары тарафыннан башкарылды. Чулман елгасының Тауасты күле тирәсендә һәм балык күп җыелган башка урыннарда балыкчылар, 300 дән артык чокырчык тишеп, камыш көлтәләре урнаштырдылар. Бу акция балыклы буалары булган авыл җирлекләрендә дә үткәрелә. Яз көннәрендә “Круг” җәмгыяте көче белән  ясалма уылдык чәчү урыннары ясала.

-Чөгә балыгы Кызыл китапка кертелгән. Шуңа карамастан, аны законсыз рәвештә сатучылар, димәк тотучылар да бар бит.

-Әйе,чөгә Россия Кызыл китабыныңда беренче категорияле сирәк очрый торган балыклар исемлегенә кертелгән.Аларның саны шулкадәр кимегән ки, якын киләчәктә ул бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә  акрынлап булса да Камада чөгәнең артуы күзәтелә, әмма браконьерлар аның үрчүенә тискәре йогынты ясыйлар. Узган ел район территориясендә чөгә сатуның 4 факты ачыкланды, балыклары конфискацияләнде, штрафлар салынды. Бу юнәлештә эш дәвам итә. Быел да комиссия әгъзалары законсыз рәвештә чөгә белән сәүдә итүче ике нокта ачыкладылар.

-“Кызыл китап”ка кертелгән балыкны тоткан, саткан өчен җаваплылык шактый катгыйдыр бит.

-Җинаятьләр кодексының 258.1 маддәсе нигезендә бу төр җинаять кылган өчен  төрле срокларга мәҗбүри, төзәтү эшләренә тарту ирекне чикләү иректән мәхрүм итү, шулай ук  бер миллион сумга кадәр яки хөкемгә тартылган кешенең ике елга кадәр хезмәт хакы, башка керемнәре күләмендә штраф салу каралган.

Күргәнебезчә,  кагыйдәләр, чикләүләр шактый кырыс, җаваплылык та катгый. Елгаларыбызда балык саны елдан-ел кимегән вакытта башкача мөмкин дә түгелдер инде. Ничек кенә булмасын, кагыйдәләрне, аларны бозган өчен нинди җәза көткәнен белеп тору  зыян итмәс.

И. Шакирҗанов

язып алды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса