Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Татарча диктант» акциясе үткәрелә

 Районыбызда 2020 елның 26 сентябрендә сәгать 11.00 дә «Татарча диктант» акциясе үткәрелә.

 Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту.

Акциядә катнашу өчен:

1. Билгеләнгән вакытка Балык Бистәсе районы гомуми белем бирү оешмаларына (мәктәп), район үзәге балалар бакчаларына  килеп диктант язарга мөмкин. Чарада катнашу өчен зәңгәр язулы каләм, битлек кирәк булачак. Халкыбызның милли калфагы, түбәтәйдән булу хуплана.

2. Әгәр өйдә язарга телисез икән:

diktant.tatar сайтына кереп бланк формасын алырга һәм кәгазьдә бастырырга яки чиста ак биткә басма хәрефләр белән фамилия, исем, әтиегезнең исемен язарга;

ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында туры Онлайн трансляцияне ачарга;

диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланк сканерларга яки фотографиягә төшерергә  (яхшы сыйфатлы фотосурәт);

район үзәгендә яшәүчеләргә фотосурәтне Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиянең tatdictant20@yandex.ru , Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбенең tatdicsosh2@yandex.ru адресына  яки +79172232699 ватсап номерына көн давамында (26 сентябрь) җибәрергә кирәк. Ә авыл җирлегендә яшәүчеләр үз территориясенә караган мәктәп адресына җибәрә алалар. Язган диктант текстын тикшерү өчен мәктәпкә китереп бирү мөмкинлеге дә бар. 

Фотода фамилия, исем, әтиегезнең исеме һәм текстның ачык күренүе мөһим.

Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңармыйча сайтка урнаштырыла. Аларны бланктагы код сүзе һәм исем-фамилия буенча белеп булачак.

Акциядә катнашырга теләк белдерүчеләрне көтеп калабыз!

Ләйсән Хисамова,

район мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса