Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә көннәр җылытачак

Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.

 Төньяк Атлантика циклоны Татарстанга аномаль салкыннарга алмашка буран, яңгыр һәм җепшек кар белән җылылык алып килә.

25 февраль төнендә республика әлегә антициклон йогынтысында булачак. Һава температурасы -24…-29 градус, ә түбәнрәк урыннарда 34 градуска кадәр салкын булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан хәбәрдә әйтелә.

Әмма көндез төбәктә Төньяк Атлантика циклонының җылы атмосфера фронты хакимлек итәчәк. Көнбатыш районнардан башлап кар, буран көтелә һәм җил секундына 15-18 метр тизлек белән исәчәк. Һава температурасы -13…-18 градус, көнчыгыш районнарда -21 градус булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

 

Җомга һәм шимбә, 26 һәм 27 февральдә, Татарстан территориясендә һава температурасын төньяк-көнчыгыш циклонның актив фронталь бүлемнәре билгеләячәк. Җепшек кар, кайбер урыннарда яңгыр явачак. Урыны белән буран аркасында күз күреме начарланырга, һәм җил секундына 16 метр тизлек белән исәргә мөмкин. Юлларда урыны белән көчле бозлавык хасил булырга мөмкин.

26 февральдә, төнлә һава температурасы -13…-18 градус (көнчыгышта -23 градуска кадәр), көндез -2…-7 градус (көнчыгышта -9…-14) булачак. 27 февральдә, төнлә -3…-8 градус (көнчыгышта 9-14 градус салкын), көндез -4…+1 градус булачак.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, якшәмбе, 28 февральдә һава температурасы төшә башлый. Төнлә -12…-17 градус, көндез -9…-14 градус көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, көнчыгышка китүче циклонның тыл өлешендә кар явачак, урыны белән буран булырга мөмкин.

Дүшәмбе, 1 мартта, явым-төшем акрынлап туктый, атмосфера басымы күтәрелә. Төнлә һава температурасы 17-22 градус салкын, ә аязганда -25 градуска кадәр була. Көндез -10…-15 градуска кадәр җылыта. 

Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/telched-knnr-ylytachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X