Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең үзмәшгульлек үзәге таксистлар белән очрашу үткәрде

Шушы көннәрдә район таксистлары белән үзмәшгульлек буенча киңәшмә үтте. Чарада территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айрат Хәкимуллин, Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының Балык Бистәсендәге вәкиле Айдар Шакиров, Балык Бистәсе башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Вячеслав Токранов һәм бер төркем Балык Бистәсе таксистлары катнашты.

Киңәшмәдә таксистларны үзмәшгульлек итеп теркәү, нинди салымнар һәм ничек итеп түләү, “Минем салым” кушымтасы белән эшләү тәртибен өйрәтү мәсьәләләре күтәрелде. “Элек таксистлар шәхси эшмәкәр булып яки таксопарк белән килешү төзеп эшлиләр иде. Хәзер аларга үзмәшгульләр булып үзләренә лицензия алырга мөмкинлек бар.  Үзмәшгуль булып таксопарк лицензиясе белән дә хезмәт күрсәтә алалар”,-диде Айдар Шакиров. Таксистлар арасында яшьләр һәм пенсия яшендәгеләр бар. “Күбебез кредитта,  бүгенге көн хезмәт хакы, пенсия белән генә яшәп булмый бит. Бу эшкә рәхәттән тотынмадык. Районда эш урыннары юк, эш табуы авыр. Азмы-күпме әлеге хезмәт өстәмә табыш бирә”,-ди алар. Шуңа күрә җыелыш барышында алар тарафыннан сораулар күп булды. Кемнедер курку хисе биләде, кемдер яңалык кертүгә каршы килде. Кайсы-берсе үзмәшгульлек асылына төшенергә тырышты.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X