Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Юлсубино мәктәбендә “Татарча диктант ЯЗ” акциясе узды

Дөнья күләмендә “Татарча диктант ЯЗ” акциясе алтынчы ел рәттән оештырыла. Акциядә теләгән һәр кеше үзенең белемен татарча хатасыз язу буенча тикшерә ала.

10 нчы сентябрь көнне Юлсубино мәктәбе дә укучылар белән бер рәттән, диктант язучы апа-абыйларны, әби-бабайларны кабул итте.

Узган ел мәктәп базасында 40 кеше диктант язган булса, быел ул сан 90 га җитте. Шулардан иң яшенә 9 яшь, иң өлкәне инде җиденче дистәне тутырган. Беренче тапкыр бу чарага килгән Исрафил Исмәгыйлев та, инде өченче ел рәттән катнашучы Нурҗиһан Мөбәрәкҗанова һәм Роза Габделхәй кызы да әлеге көнне көтүләре һәм бик теләп килүләре турында җиткерделәр. “Тексты да бик матур, эчтәлекле, мәгънәле, язуы да җиңел булды, исән-сау булсак, икенче елга да киләбез”, - диделәр алар.

Әйе, бу диктант язу гына түгел, үзенә күрә бер бәйрәм иде. Татар бәйрәме! Тел бәйрәме! Хөкүмәтебез тарафыннан мондый чаралар үткәрелеп торганда, телебезне дөньякүләм таныту һәм аңа игътибар да артыр дип ышанасы килә.

 

Илзирә Кәримуллина,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X