Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылыннан да әфганстанда 10 кеше хезмәт иткән

Сугыш җиле безгә кагылмасын, Кирәк түгел әрнү, күз яше. Мин яшәргә телим тыныч җирдә Сау-сәламәт булсын карт-яше.

 Сугыш һәм тынычлык. Бер-берсенә капма-каршы булган әлеге ике сүз үз эченә күпме мәгънә сыйдырган.Беренчесен ишетү белән тәннәр чымырдап китә.Минем күз алдыма әлеге сүз бары тик суык төсләр белән генә килеп баса.Бөтен җирдә караңгылык, төтен, ату тавышлары, үзәк өзгеч авазлар.Әлбәттә , сугыш турында без өлкәннәрдән ишетеп,кинолардан карап кына беләбез.Ләкин шулай булуга да карамастан, бу куркыныч сүзнең никадәр кайгы, хәсрәт китергәнлеген аңлыйбыз.

Ә икенче сүзне ишетүгә бөтен дөнья яктырып, күңелләр күтәрелеп китә.Әлеге сүз җылы хатирәләр, җылы төсләр уята. Күз алдына аяз күк йөзе,якты кояш , кешеләрнең бәхетле йөзләре килеп баса.

Без,яшь буын, бүгенге тормышның кадерен белеп, әлеге тынычлыкны безгә бүләк иткән бабаларыбызга, абыйларыбызга рәхмәтле булырга, аларны беркайчан да онытмаска тиеш. Бу миңа әбиемнең биргән киңәшләре. Һәм мин алар белән тулысынча килешәм.

Минем туган ягым Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан да әфганстанда 10 кеше хезмәт иткән, 9 ы исән –сау. 4 се бүгенге көндә авылда гомер кичерә. Шуларның берсе- Ахметзянов Ильдар Габделбәр улы. Ул алты балалы ишле гаиләдә төпчек малай булып 1968 елның 22 апрелендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлау белән, 1986 елның 17 маенда хәрби хезмәткә алына. Аны Төрекмән башкаласы Ашхабад шәһәренә 6 айга, Әфганстанда барган сугышка әзерләү өчен хәрби укуга, күнегүләр үтәргә җибәрәләр. Укудан соң ул “старший сержант” дәрәҗәсе ала. Ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтә. Соңыннан Ильдар абыйны Әфганстан җиренә җибәрәләр Ул аерым материаллар белән тәэмин итүче батальонда (ОБМО) хезмәт күрсәтә. Алар солдатларга йөк машиналалары белән снарядлар, ашамлыклар, ягулык ташыганнар. Алар юлны саклап торучы Герат, Фарахруд, Шинданд шәһәрләрендәге солдатларга кирәк –яраклар алып килгәннәр. Кайда сугыш алар шунда булган.Ильдар абый батырларча көрәшеп, кырыс һәм аяныч сугышта ел ярым хезмәт итә. Күп санлы медальлләр, значоклар белән бүләкләнә. 1988 елның 27 июнендә туган авылына кайта. Шул елның беренче июленнән бүгенге көнгә кадәр колхозда хезмәт күрсәтә. Әйтүенә караганда, аның өчен иң кыены- һава торышының җылы булуы, суның чиста булмавыбулган.

“ Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел”, - ди халык. Без матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен, үзләренең тормышларын кызганмаган, бөтен сәламәтлекләрен яу кырларында калдырып кайткан батыр бабайларыбызга, абыйларыбызга бурычлы. Алар яулап алган бу тормышка лаеклы булып яшәргә тиеш без.

 

Разилә Мөхәммәтрахимова.

фото от автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X