Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең ТОС рәисләре хисап тотты

Узган ел ахырында муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов  район үзәгендә  эшләп килүче алты территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТОС) рәисләренең хисапларын тыңлады.

Аннан соң алда торган мөһим мәсьәләләр һәм аларны уңай хәл итү  юллары хакында җитди сөйләшү булды. Аларның барысы да райондашларыбызның тормыш-көнкүреш хәлләрен яхшыртуга юнәлдерелгән. Киләчәккә планнар төзегәндә аның күбесе җирле халыкның тәкъдим-фикерләреннән чыгып төзелә.  Бүгенгесе көнне  тормышчан әһәмиятле мәсьәләләрнең иң кирәклеләреннән исәпләнгән «Чиста су» программасы инде тормышка ашырыла да башлады. Районыбызның “Поле чудес”дип йөртелгән микро районында төзелеш эшләре уңышлы  башланып китте. Шулай ук урамнарны чиста тоту, тәртипкә китерү, законсыз төзелгән шәхси гаражларны сүттерү, җәй айларында чәчәкләр үстерү, агач үсентеләре утырту, юлларны төзекләндерү, балалар мәйданчыклары булдыру, яшьләр  һәм гомум халык өчен ял парклары төзү эшләре дә үз чираты белән дәвам итә. Бу эштә район үзәгендә яшәүчеләрнең дә күмәк көч белән булышулары  зыян итмәс иде. Кызганычка каршы әле күп урамнарда чүп түгү контейнерлары мәйданчыгы янәшәсенә олы габаритлы чүпләрне өеп кую кебек ямьсез гадәтләрне һич кенә дә бетереп булмый. Кайберәүләрне зур күләмле штрафка тарту да тиешле нәтиҗәләр бирмәде кебек. Шуңа әлеге яман гадәттән арындыру максатыннан агымдагы елда контейнерлар мәйданчыгы янәшәсенә видео камералар урнаштыру эшләре планга кертелде. Кыскасы, тормыш дәвам итә, моңарчы чишелмәслек булып тоелган кайбер проблемалар үз чираты белән  чишелеп киләләр, ашыгыч төстә хәл итәсе мәсьәләләр дә әле юк түгел. Аларны хәл итүдә үзара салымнан җыелган акча зур роль уйнаячак. Районыбызның чын мәгънәсендә яшәү чыганагы булган бу салым түләүләреннән берәү дә читтә калмас дип ышанабыз.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса