Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең сөт чишмәсе кайсы хуҗалыкта?

“Кулон-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Яңавылдагы терлекчелек комплексын районның мул сөт чишмәсе белән чагыштырсак та һич арттыру булмас шәт.

Район җитештергән барлык сөтнең 24 проценты нәкъ менә шушы хуҗалык өлешенә туры килә. Һәр көнне 12200 килограмм сөт савалар биредә. Әле кайчан гына бу урында ялан кыр иде бит.

2015 елда 5 заманча терлек торагы төзеп куйганнар кулонлылар. Узган ел исә тагын 4 торакны файдалануга тапшырганнар. Аларга Смоленск якларыннан сычевский токымлы таналар алып кайтканнар. Терлекчелек комплексы җитәкчесе Фәнис Садыйков әйтүенчә, безнең шартларда мул продукция бирердәй токымны шактый озак эзләгәннәр. Инернетын да айкаганнар, белгечләр белән дә фикерләшкәннәр. Ахыры килеп Смоленский өлкәсендә чыгарылган сычевский токымлы сыерларга тукталганнар. Яңа кайтарылган 500 баш тананың 260 сычевский токымыннан икән. Яртысыннан артыгы бозаулап та куандырганнар инде.

Сүздә юк, сыерлары да яхшы токымлы, көтү алыштыру да югары дәрәҗәдә. Ашату технологиясе дә энәсеннән җебенә кадәр төгәл үтәлә.

- Уңышларыбызның нигезендә шушы егет кебек уңганнарның тырыш хезмәте ята,- диде комплекс мөдире савымчы Рифкат Рәдҗәпов белән таныштырып. Мамадыш якларыннан килеп урнашкан икән. Армиядән соң Комазан урман хуҗалыгының такта яру цехында эшләгән. Аннан соң

тормыш иптәше Гөлҗиһан белән Югары Кыерлы фермасында хезмәт куйганнар. Гөлҗиһан сыерлар сауган, Рифкат терлекләр симерткән. Хуҗалыкта эшләр мөшкелләнгәч, безнең тарафларга күз салганнар.

-Яңавылда яңа комплекс ачылганлыгын ишеткәч, килеп карарга булдык. Мондагы шартлар бик ошады. Альберт Шамилович үзе алды безне эшкә, Шомбыт авылында менә дигән фатир бирде- ди ул.

Коллектив та бик җылы кабул итә аларны. Эльмира Галиева янәшәсендә берникадәр эш тәртибен өйрәнгәч үзләренә аерым группа бирәләр. Бүгенге көндә 61 сыер савалар Рәдҗаповлар. Соңгы 5 айда һәр сырдан 2743 килограмм сөт алганнар. Көнлек савым 19,6 килограммны тәшкил итә. Хәзер яңа тана группасы туплый башлаганнар.

“Араларында утызар килограммнан артык сөт бирә торганнары да бар”,- ди Рифкать малкайлары белән “таныштырып”. Алары да әллә каян таныйлар, мөгерәшеп каршы алалар Рифкатне. “Хайван гына димәгез, Һәр берсенең үз холык фигыле бар. Сыер да иркәләп эндәшкәнне, сыпыргалаганны ярата”,- ди ул. Шул вакыт икенче бер терлекченең Рифкать группасындагы сыерларның асларын җыештырып йөрүенә игътибар иттем. Моны әңгәмәдәшем дә сизеп алды. “Бездә шулай, эшне синекенә- минекенә бүлү юк. Бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез”, ди Рифкать. Әйе, мондый бердәм, тату коллектив зур эшләргә сәләтле була шул. Кулонлыларның да яңадан-яңа хезмәт уңышлары яулаячагына шик юк инде.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемнәрдә:алдынгы савымчы Фәнис Рәдҗәпов; сыерлары да мөгерәшеп каршылыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса