Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында  Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар

Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.

Татарстан кунакчыл һәм күпмилләтле халык яши. Аларның үз гореф-гадәтләре, мәдәнияте бар.

«Салават күпере» балалар бакчасында 2021 елның гыйнвар аеннан Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Идел буе халыклары костюмнары» проекты эшли башлады. Әлеге проект кысаларында педагоглары балаларны Идел буе халыклары костюмнары белән таныштырдылар,  «Идел буе халыклары дуслыгы» дигән чара үткәрделәр. Анда балалар тәрбиячеләре белән бергә рус, татар, башкорт, удмурт, чуаш, мари һәм мордва халыкларында кунакта булдылар.
Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, милли уеннар уйнадылар. Балалар төрле уеннар аша Татарстан халыклары мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнделәр. Шулай итеп, балаларда милли мәдәнияткә кызыксыну арта.

 

Екатерина Николаева,

укытучы-логопед.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X