Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең полиция бүлеге үзенә эшкә чакыра

Нинди һөнәр мөһим, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирә.

Ә нинди һөнәрләр батырлык таләп итә, авыр һәм киеренке, дип сорасаң, күпләр беренче чиратта янгын сүндерүчеләр, коткаручылар, хәрбиләр турында искә төшерерләр, мөгаен.

Әмма югарыда телгә алынган  сыйфатларныларны берләштерә торган һөнәр дә бар. Аларның хезмәте - иң кирәкле, иң авыр, иң җаваплы, даими камилләшүне таләп итә . Алар алдында  бик мөһим бурычлар тора. Гражданнарның  куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларны яклау; терроризмга каршы тору; экстремистлык чыгышларына, милләтара һәм диниара дошманлык уяту омтылышларына чик кую; оешкан җинаятьчелек һәм коррупциянең теләсә нинди төрләре белән көрәш. Болар барысы да полиция хезмәткәрләренең бурычы.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләр үзләренә төрле эшчәнлек юнәлешләре  сайлый алалар. Җинаятьчеләрне эзләү һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәләрендә сезне оператив-эзләү чаралары белән бәйле интенсив һәм динамикалы хезмәт көтә.

Икътисадый куркынычсызлык бүлекчәләрендә - икътисадый җинаятьләрне ачу буенча җентекле эш алып барыла. Полициянең участок инспекторы булсагыз,  бәла-казага очраган кешеләр иң беренче сезгә мөрәҗәгать итәрләр.

Юл-патруль хезмәтендә гражданнарның юлларда куркынычсызлыгы сезгә дә бәйле булачак.

Тикшерү бүлекчәләрендә һәм сорау алу органнарында җинаятьләрне тикшерү барышы һәм гаеплеләрне нигезле рәвештә җаваплылыкка тарту сезнең компетенциягездән торачак. Полициядә экспертиза-криминалистика, кинология кебек башка мөһим хезмәтләр , координацияләүче һәм оештыру функцияләрен башкаручы бүлекчәләр дә бар – болар дежур частьлар, штаб бүлекчәләре.

Тәэмин итүче функцияләрне кадрлар һәм тыл хезмәткәрләре башкара.

Эчке эшләр органнарына 18-40 яшьләрдәге гражданнар кабул ителә. Кандидатларга сәламәтлек торышы буенча билгеле бер таләпләр куела, психологик тест үткәрелә.

Сержант составы өчен - урта белемле, офицерлар составы өчен урта һөнәри яки югары  белемле булу шарт

Әгәр дә сез безгә хезмәткә керергә карар кабул иткәнсез икән, территориаль полиция бүлегенә барып, кадрлар бүлегендә эш шартлары, вакантлы вазыйфалар һәм рәсмиләштерү тәртибе турында тулы мәгълүмат алырсыз.

Кадрлар бүлегенә гражданлык паспортын алып килергә ; хезмәткә керү турында гариза бирергә; анкета тутырырга; үз кулың белән  автобиография язарга һәм кадрлар бүлеге хезмәткәре тарафыннан бирелгән исемлек буенча шәхси документларны тапшырырга кирәк.

 

Наил Мостафин,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча начальнигы, полиция полковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса