Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең “Поле чудес” ягында яшәүче Гөлнара Бәдретдиноваларның өй яны бакчасы гүзәллеккә күмелгән

Җиңү бәйрәменә кызыл лаләләр!

Язның соңгы аена керсәк тә кояш җылысын әле берничә көн элек кенә тоя башладык. Салкыннан соң җылылыкны көткән табигать исә тиз җанланып китте. Агачлар яфрак ярырга әзерләнсә, бакчадагы лаләләр шау чәчәккә күмелде. Андый гүзәллектән тиз генә үтеп китәрмен димә. Әнә Балык Бистәсенең “Поле чудес” ягында яшәүче Гөлнара Бәдретдиноваларның өй яны бакчасын күрүгә, куллар үзеннән-үзе телефонга үрелде. Тизрәк фотога төшерәсе, күз явын алырдай матурлыкны кадрда калдырасы килде. Ут янып торган лаләләрнең Җиңү көненә ачылуларында берәр серлелек бармы дисәм, юк, монда уңган хуҗабикәнең чәчәкләргә мәхәббәте, аларга аерым тәрбиясе икән. Лаләләрдән соң берәм-берәм башка төр чәчәкләр дә бакча ямен арттырыр. Һәрхәлдә, аларын да читләп үтмәбез. Матурлыкка һәркем гашыйк. Ә бүгенге гүзәл чәчәкләр дөньясын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X