Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре

Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең  кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.

Ә менә сугыштан соңгы авыр елларда ике йөзләгән кешедән торган коллективларны җитәкләгән данлыклы легендар колхоз рәисләре ничек эшләделәр һәм яшәделәр икән соң? Бүген күп кенә балыкбистәлеләр районыбызның легендар җитәкчеләре турында сөйләвебезне дәвам итүебезне сорагач, бу хакта озак уйланып йөрергә туры килде. Район үзәгенең яңа микрорайонында яшәүче кайбер яшьләребез, шул тирәләрдәге урам исемен йөртүчеләрнең кем булуларын да белмиләр, дигән сүзләр дә нык тәэсир итте үземә,шуңа бу эшкә алынырга булдым. 
Сөләйман Вәгыйз улы Хәмәдияров исеме бүген өлкән буын вәкилләре өчен бик яхшы таныш. Район үзәге урамы бер дә тикмәгә генә аның исемен йөртми шул. Бик кечкенәдән ятимлек ачысын татып, әтисен “кулак” дип сөргенгә озатканга аңа әле балалык елларында бу авыр сүзне дә күңеле аша үткәрергә туры килә. Кулак малае буларак  иптәшләре арасыннан берүзен пионер сафларына кабул итмәүләрен дә бик авыр кичерә малай. Ләкин бернәрсәгә карамыйча ул әнисе янәшәсендә булышып үсә, кечкенәдән аның якын ярдәмчесенә әйләнә. Язмыш дигәне, адәм баласын төрлечә сыный шул. Шулай тырышып-тырмашып яшәп ятканда әнисе Мәхлүсә апа улын тулы ятим итеп  калдырып якты дөньядан китеп бара.Туган авылы Яншыкта абзар тулы маллары арасында, үзенчә бик үк бай булмаса да йорт-җире эчендә малай бер ялгызы утырып кала. Дөрес, абый-апалары була, әмма алар инде кайсы кайда үз тормышлары белән яшиләр. Менә шундый авыр вакытта ул үз-үзенә ныклы карар бирә. Булган малларны бетермәскә кирәк, күз атып йөргән кызы ризалашса үз тормышын корырга. Шулай итеп яңа гына 17 яше тулган егет авылларында уңган, чибәр Нәфига исемле кыз белән никахлашып үз тормышын корып яши башлыйлар. Уртак мәхәббәт җимешләре булып кызлары тугач  дөньялар ямьләнеп, түгәрәкләнеп киткәндәй була. Әмма озак та үтми, аны хәрби хезмәткә чакыралар. Ул вакытларда гаиләдә ник шунда 2-3 балаң калмый,  хезмәттән азат итмиләр. Аны исә ерак Германия җиренә озаталар. Шулай итеп 3 ел дәвамында ул Ватан алдындагы изге бурычын үти. Ә кайткач 3 яшьлек кызы Әлфиясе аны белми, бөтенләй танымый. Араны җылытыр өчен аңа шактый күп тырышырга туры килә. Хәрби хезмәттән кайткач егет колхозда  тимерче һөнәрен үзләштерә. Шактый вакытлар  эшләгәч аны автомобильчеләр курсына укырга җибәрәләр. Бу хезмәтен дә бик яратып башкара егет. Еш кына ерак шәһәрләрдә булырга да туры килә аңа. Ә аннан ул юл уңаена авылдашларына тормыш кирәк-яраклары ташый. Икешәр-өчәр капчык икмәк кайтарып таратып авылдашларын сөендерә. Шулай 8 елдан артык эшләгәч аны район җитәкчеләре Чебоксардагы  партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Кайткач,  гадәттәгечә аны райкомга инструктор итеп кабул итәләр. Аннары Шумково авылына колхозның партия оешмасы секретаре итеп җибәрәләр, биредә берничә ел тәҗрибә туплагач күршедәге Балыклы Чүкәй авылына, партия оешмасына билгелиләр. Ә бу авыл районнан шактый еракта урнашканлыктан эшләре дә нык аксый.  Бүген ул һәр авылга асфальт юл килә. Ә ул елларда районнан Балыклы Чүкәйгә бару өчен төрле зурлыктагы ике елга, дүрт агачтан эшләнгән күперләр аша үтәргә кирәк була. Менә шундый кыен шартларда авылда фермалар торгызу, йортлар салу өчен кирәкле төзелеш материалларын да кайтарасы бар бит әле. Ә авылда йортлар нык искергән, тузган була. Аннары, үзенең фатиры да  бик шәптән булмый. Тышкы яктан болай ярыйсы гына күренсә дә эченә кергәч чак егылып китмиләр.  Матчаны ике терәү тотып тора. Шуның өстенә әле колхозның финанс хәле бер дә яхшы булмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса